Портал:Тел белеме/Шәп мәкалә

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Тел белеме/Шәп мәкалә latin yazuında])
Азәрбайҗан байрагы Азәрбайҗанның Нахичевань шәһәрендә туган телгә һәйкәл

Беренчел тел (шулай ук L1 яки туган тел) — кеше тумыштан (ягъни сабыйлыктан) яки критик период дәвамында өйрәнгән, яки кеше иң яхшы үзләштергән һәм еш кына шул кешенең социологик шәхси үзбилгеләнеше өчен нигез булган тел(ләр).

Шул сәбәпле, кешенең беренче телдән тыш сөйләшә алган бар башка тел(ләр) икенчел тел дип атала(лар).

Телләр төрләренә килгәндә, кайбер телләрдә яки җәмгыяви катламларда кулланылган туган тел яки ана теле терминнары кешенең беренчел тел урынына этник төркемгә бәйлелеген күрсәтү өчен кулланыла. Кеше тормышында төп ролен уйнаган беренчел телләреннән берсе доминант тел (Кешенең көндәлек тормышында һәм эшчәнлегендә иң күп кулланылган тел) яки еш киңрәк контекстуаль мәгънәле төп тел термины белән билгеләнә.