Рима Царева

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Рима Царева latin yazuında])
Рима Царева
Туган телдә исем Царева Рима Шөгәй кызы
Туган 1 май 1941(1941-05-01) (83 яшь)
БАССР, Уфа
Бүләк һәм премияләре Башкортстанның атказанган укытучысы (1996), РСФСРның халык мәгарифе отличнигы (1990), Россия Федерациясенең мактаулы югары профессиональ белем бирү хезмәткәре (2004)
Гыйльми дәрәҗә: филология фәннәре кандидаты, педагогия фәннәре докторы
Гыйльми исем: профессор

Царева Рима Шөгәй кызы (1 май 1941, Уфа, БАССР) — СССР һәм Россия югары мәктәп педагогы. Филология фәннәре кандидаты (1975), педагогия фәннәре докторы (1998), профессор (1999). РСФСРның халык мәгарифе отличнигы (1990), Башкортстанның атказанган укытучысы (1996), Россия Федерациясенең мактаулы югары профессиональ белем бирү хезмәткәре (2004).

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Царева Римма Шөгәй кызы 1941 елның 1 май көнендә Уфада туа.

1964 елда ул Стәрлетамак дәүләт педагогия институтын тәмамлый. Аннары Бәләбәй районының Спартак урта мәктәбендә укытучы булып эшли. 1965нче елдан алып БДУның Стәрлетамак филиалында (1985-1986 елларда филология факультетының декан урынбасары) укыту эшен алып бара.

1975 елда — Римма Царева филология фәннәре кандидаты, 1998 елда педагогия фәннәре докторы, тагын бер елдан - профессор.

1996 елда — Башкортстанның атказанган укытучысы, 1990 елда — РСФСР-ның халык мәгарифе отличнигы, 2004 елда — Россия Федерациясенең мактаулы югары профессиональ белем бирү хезмәткәре исемнәре белән бүләкләнә.

Цареваның гыйльми эшчәнлге югары мәктәп педагогикасы, чит ил әдәбияты тарихы мәсьәләләренә багышланган.

Аның 240 ка якын фәнни хезмәте бар.

Гыйльми хезмәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Психолого-педагогические потенциал зарубежной литературы. Стәрлетамак, 2013
  • Зарубежная литература XIX века: романтизм и реализм. Стәрлетамак, 2014

Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Башкортстанның атказанган укытучысы (1996)
  • РСФСРның халык мәгарифе отличнигы (1990)
  • Россия Федерациясенең мактаулы югары профессиональ белем бирү хезмәткәре (2004)

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Ә. Н. Акбутина тәрҗ. Царева Рима Шөгәй кызы // Башҡорт энциклопедиясе.— Уфа: «Башкорт энциклопедиясе» гыйльми-нәшрият комплексы, 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-143-9.