Сары тап

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Сары тап latin yazuında])

Сары тап (лат. macula lutea) — умырткалылар, шулай ук кешеләр, күзләренең челтәркатлавындагы иң югары күрү очлылыгы булган урын. Оваль формалы, күз карасына каршы, күзгә күрү нервы кергән урыннан бераз өстәрәк урнашкан. Сары тап күзәнәкләрендә сары пигмент бар (шуннан исеме дә). Кан капиллярлары сары тапның аскы өлешендә генә бар; аның урта өлешендә челтәркатлау бик юкара һәм фоторецепторлардан гына торган үзәк чокырчык (лат. fovea) ясый. Күпчелек хайваннар һәм кешенең үзәк чокырчыгында колбачык күзәнәкләре генә бар; кайбер телескопик күзле тирән су балыкларының үзәк чокырчыкта таякчык күзәнәкләре генә бар. Кошларда, яхшы күрү белән аерылган, өч үзәк чокырчыкка кадәр була. Кешедә тап диаметры якынча 5 мм, үзәк чокырчыкта колбачыклар таякчыксыман (челтәркатлауның иң озын рецепторлары). Таякчык күзәнәкләреннән азат өлкәнең диаметры 500-550 мкм; колбачык күзәнәкләр монда якынча 30,5 мең.

Шулай ук кара[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]