Селена Гомес
| Селена Гомес | |
| Selena Gomez | |
2010 елда Гомес |
|
| Туган исеме: |
Селена Мари Гомес |
|---|---|
| Туган көне: | |
| Туу җире: | |
| Гражданлыгы: | |
| Һөнәр: |
актриса, комик, җырчы, җырлар авторы, ЮНИСЕФ'ның ирекле илчесе |
| Карьера: |
2002 елдан — бүгенге көнгә кадәр |
| IMDb: | |
| Рәсми сайт | |
Селе́на Мари́ Ти́фи-Го́мес (инг. Selena Marie Teefey-Gomez[1]; 1992 елның 22 июлендә, АКШ'ның Техас штатындагы Гранд-Прейри шәһәрендә туа) — Америка актрисасы, комик, җырчы, җырлар авторы һәм ЮНИСЕФның ирекле илчесе булып тора. «Вэйверли Плэйс тылсымчылары» (2007) телесериалында катнашуы белән таныла һәм «Эмми» бүләгенә ия була.
Эчтәлек |
[үзгәртү] Биографиясе
Селена Мари Гомес 1992 елның 22 июлендә, АКШ'ның Техас штатындагы Гранд-Прейри шәһәрендәге Мэнди Корнетт һәм Рикардо Гомес гаиләсендә туа. Селенаның әтисе — латин-америкалы, ә әнисе итальян-инглиз чыгышлы[2]. Гомес үз исемен ул чордагы танылган җырчы - Селена хөрмәтенә ала[3]. Аңа 5 яшь булганда, аның әтисе белән әнисе аерылыша. Әнисе, театр актрисасы, үзенең кызын бер ялгызы гына тәрбияле һәм үзенең актер эшчәнлеге белән кызына да бу юлны сайларга ярдәм итә. 2006 елда Мэнди Брайан Тифига кияүгә чыга, шуннан соң Селена икеле фамилия йөртә башлый — Тифи-Гомес[4].
[үзгәртү] Карьерасы
Гомес берничә танылган фильмнарда һәм телесериалларда катнаша:
- «Вэйверли Плэйс тылсымчылары»
- «Көлсу турында тагын бер хикәя»,
- «Принцессаларны саклау программасы»,
- «Ханна Монтана»,
- «Шпион балалар 3: Уен тәмам».
Ә 2009 елда исә, Вэйверли Плэйс тылсымчылары» телесериалыннан чыгып, тулыметражлы «Вэйверли Плэйс тылсымчылары кинода» исемле фильм дөнья күрә.
2008 елда Селена Гомес Hollywood Records студиясе белән шартнамә төзи, шуның нигезендә ул «Феялар» мультфильмына, «Көлсу турында тагын бер хикәя» фильмына, «Принцессаларны саклау программасы» һәм «Вэйверли Плэйс тылсымчылары» сериалына үз җырларын кертә. Үзенең төркеме «Selena Gomez & the Scene» берлектә ул «Kiss & Tell» дебютлы альбомын төзи. Альбом 2009 елның сентябрь аненда АКШ'та чыга.
2010 елда Селена төп рольләрне «Рамона һәм Бизус» [5][6] һәм «Монте-Карло»[5][6] фильмынарында уйный.
2010 елда Селена шулай ук Люк Бессонның «Артур һәм ике дөнья сугышы» фильмында төп рольне башкарган Принцесса Селенияны тавышландыра.
Йолдыз буларак «Саннига шанс бирегез» сериалының 1-нче сезонның 13-нче сериясенә чакырыла.
[үзгәртү] Фильмографиясе
| Ел | Төре | Татарча исеме | Чын исеме | Роле |
|---|---|---|---|---|
| 2002 ел | сериал | Барни һәм дуслары | Barney & Friends | Джианна |
| 2003 ел | фильм | Шпион балалар 3: Уен тәмам | Spy Kids 3-D: Game Over | Аквапарктагы кыз-бала |
| 2005 ел-2008 ел | сериал | Бар да тип-топ, яки Зак белән Коди тормышы | Suite Life of Zack and Cody, The | Гвен |
| 2005 ел | фильм | Уокер, Техас рейнджеры: Утта тикшерәбез | Walker, Texas Ranger: Trial by Fire | Джули |
| 2006 ел | телефильм | Brain Zapped | Brain Zapped | Эмили Грэйс Гарсиа |
| 2006 ел-2011 ел | сериал | Ханна Монтана | Hannah Montana | Макейла |
| 2007 ел | сериал | Эрвин! | Arwin! | Алекса |
| 2007-2011 еллар | сериал | Вэйверли Плэйс тылсымчылары | Wizards of Waverly Place | Алекс Руссо |
| 2007 ел | телефильм | Ә Стиви ни уйлый? | What's Stevie Thinking? | Стиви Санчес |
| 2008 ел | мультфильм | Хортон! | Horton Hears a Who! | Хельга (тавыш) |
| 2008 ел | фильм | Көлкәй турында тагын бер хикәя | Another Cinderella Story | Мэри Сантьяго |
| 2008-2011 еллар | сериал | Барда тип-топ, яки борттагы тормыш | The Suite Life on Deck | Алекс Руссо |
| 2009 ел | фильм | Барни: Кирегә санау | Barney: Top 20 Countdown | Джианна |
| 2009 ел | телефильм | Принцессаларны саклау программасы | Princess Protection Program | Картер |
| 2009 ел | телефильм | Вэйверли Плэйс тылсымчылары: Кино | Wizards of Waverly Place: The Movie | Алекс Руссо |
| 2009 ел | мультфильм | Артур һәм Урдалакның үче | Arthur et la Vengeance de Maltazard | Селения (тавыш) |
| 2010 ел | фильм | Рамона һәм Бизус | Ramona and Beezus | Бизус Куимби |
| 2010 ел | мультфильм | Артур һәм ике дөнья сугышы | Arthur et la guerre des deux mondes | Селения (тавыш) |
| 2011 ел | фильм | Монте-Карло | Monte Carlo | Грэйс |
| 2011 ел | телефильм | Вэйверли Плэйс тылсымчылары: Киноның дәвамы | Wizards of Waverly Place: The Movie Sequel | Алекс Руссо |
| 2011 ел | фильм | Маппет-шоу | Muppets, The | Билгесез |
[үзгәртү] Дискографиясе
| Исеме | Чыгу көне | US Billboard 200 |
|---|---|---|
| Kiss & Tell | 2009 елның 29 сентябре | 4 |
| A Year Without Rain | 2010 елның 21 сентябре | |
| When the Sun Goes Down | 2011 елның 28 июне |
[үзгәртү] Искәрмәләр
- ↑ Selena Gomez an IMDb
- ↑ Selena Gomez and Jake T. Austin on being latin
- ↑ Selena Gomez's Famous Name. E!Online.com (2008-08-22). Retrieved on 2009-11-05.
- ↑ Michelle Tan (2008-05). Is Selena Gomez... the Next Miley Cyrus?. People.com. Retrieved on 2009-11-05.
- ↑ 5,0 5,1 Vena, Jocelyn (2009-02-06). Selena Gomez To Star In 'Ramona and Beezus' Movie. MTV.com. Retrieved on 2009-10-21.
- ↑ 6,0 6,1 Kilday, Gregg (2009-02-05). Young actresses cast for 'Beezus and Ramona'. Reuters.com. Retrieved on 2009-10-21.
[үзгәртү] Сылтамалар
- Рәсми сайт
- Selena Gomez Facebook сәхифәсендә
- Selena Gomez MySpace сәхифәсендә
- Selena Gomez YouTube сәхифәсендә
- Selena Gomez Twitter сәхифәсендә
- Selena Gomez(ингл.) Internet Movie Database сәхифәсендә
- Selena Gomez People Magazine сәхифәсендә
- Selena Gomez TV Guide сәхифәсендә