Сергей Ялавин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Сергей Ялавин latin yazuında])
Сергей Ялавин

Сергей Васильевич Ялавин (1898, 6 март, Чурак авылы, Казан губернасы, (хәзерге Буа районы Татар АССР1961, 9 гыйнвар, Чабаксар, Чуаш АССР) — чуаш телендә иҗат иткән прозаик, драматург. СССР язучылар берлеге әгъзасы (1934)[1][2].

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1898 елның 22 февралендә Казан губернасы (хәзерге Татарстан Республикасының Буа районы) Чурак авылында туган. Аның әти-әнисе авылда иң ярлы кешеләрдән булган. Балачагында әтисез калган.

Кыенлыкларга карамастан, әнисе аңа белем бирергә тырышкан. Сергей 1910 елда авыл башлангыч мәктәбен, ә 1913 елда күрше авылда ике класслы мәктәпне уңышлы тәмамлый. Аннан алты ел хәзерге Батыр районының башлангыч мәктәпләрендә укытучы булып эшли.

Октябрь восстаниесеннән соң авылда иң актив агитаторларның берсе була. 1919 елда ирекле рәвештә Кызыл Армиягә китә, И.С. Космов полкында хезмәт итә, Иван Космов белән дус була. 1921-1922 елларда Карел фронтында сугыша.

1922-1923 елларда Мәскәүдә Мәгариф инспекторларын әзерләү институтында укый, 1923-1924 елларда "Хезмәт ияләре тавышы" журналы редакциясендә, 1925 елда Мәскәү шәһәр мәгариф бүлегендә эшли.

1925 елдан 1948 елга кадәр Чабаксарда газета редакцияләрендә, Чуваш АССР Министрлар Советы каршындагы Мәдәният һәм мәгариф идарәсендә, фәнни-тикшеренү институтында эшли. Бөек Ватан сугышы вакытында кулларына корал тотып Ватанны саклый.

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сергей Ялавин әдәби эшчәнлеген 1925 елда башлый, 1926 елда "Сунтал" журналында аның "Пурнăç йăнăшĕ" (тормыш хатасы) әсәре басыла. Шуннан соң "Кам кама", "Завод сасси", "Ывăл", "Панкратов йăнăшĕ"; "Упăш-кипе арăмĕ", "Телей", "Çĕнтерÿ çулĕ", "Сельмен" (кем кемне, завод тавышы, улы, Панкратов хатасы, ире һәм хатыны, бәхет, җиңүгә юл, Сельмен, хикәяләрен иҗат итә. Аның 6 китабы чыккан, газеталарда шактый тәнкыйть мәкаләләре барлыкка килгән.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Малышев, А. М. Чапӗ ҫулсем витӗр ҫуталать / А. М. Малышев // Сувар (Тутарстан Респ.). – 2008. – 22 нарӑс (№ 8). – С. 9.
  • Прокопьев, В. Максим Горький тата чăваш çыравçи Сергей Ялавин / В. Прокопьев // Халăх шкулĕ=Народ. шк. – 2001. – № 2. – С. 94–97.
  • Сергей Васильевич Ялавин // Тăван Атăл. – 1998. – № 3–6.
  • Ялкир, П. Тивĕçсĕр манăçнăскер / П. Ялкир // Хыпар. – 2003. – 3 ака.
  • Агивер, Х. Непокорный Ялавин : горе и страдания чуваша. Неоконченные мысли / Х. Агивер // КИЛ. – 2008. – № 4. – С. 133-158.
  • Афанасьев, П. Ялавин (Яковлев) Сергей Васильевич // Афанасьев, П. Писатели Чувашии / П. Афанасьев. – Чебоксары, 2006. – С. 546.
  • Сорокин, Н. М. Ялавин (Яковлев) Сергей Васильевич // Сорокин, Н. М. Чувашские писатели Татарстана / Н. М. Сорокин, Е. Турхан. - Чебоксары, 2015. – С. 242-243.
  • Яковлев, Ю. В. Религиозно–мистический смысл образа бабочки в рассказе Сергея Ялавина «На пути» на фоне мировой культуры / Ю. В. Яковлев // Сборник научных статей докторантов, аспирантов и соискателей. – Чебоксары, 2005. – С. 3–19.
  • Яковлев, Ю. «Я в руках судьбы-мачехи» / Ю. Яковлев // Республика. – 2003. – 16 апр.(№ 15). – С. 5. - См. текст
  • Яковлев, Ю. В. Ялавин (Яковлев) Сергей Васильевич / Ю. В. Яковлев // Чувашская энциклопедия. – Чебоксары, 2011. – Т. 4 : Си-Я. – С. 727.
  • Ялгир, П. Ялавин (Яковлев) Сергей Васильевич / П. А. Ялгир // Краткая чувашская энциклопедия. – Чебоксары, 2001. – С. 517–518.
  • Ялавин (Яковлев) Сергей Ваcильевич // Чуваши Татарстана = Тутарстан чӑвашӗсем : [кн.-альбом]. – Чебоксары, 2006. – C. 530.
  • Ялгир, П. Ялавин (Яковлев) Сергей Васильевич // Ялгир, П. Литературный мир Чувашии / П. Ялгир. – Чебоксары, 2005. – С. 151.