Син әзерме? (җыр)
«Син әзерме?» | |
---|---|
"Син әзерме? (җыр)" cover | |
Җыр (УСАЛ, Malsi Music) | |
Чыгарылыш датасы | 2019 ел |
Жанр | рэп, хип-хоп |
Лейбл | Yummy Music |
Көй авторы | Ильяс Гафаров |
Тел | татар теле |
Башкаручы | УСАЛ, Malsi Music |
«Син әзерме?» — УСАЛ рэп башкаручысы һәм битмейкер Malsi Music берлегендә беренче тапкыр 2019 елда башкырылган җыр.
2022 елда яңа төзелеп барган Бәшир Рәмиев исемендәге IT-парк[1] түбәсендә төшерелгән клип чыга.[2]
2023 елда Байбулат Батулла режиссерлыгында төшкән клипның Сабантуй Mix версиясе көн күрә. Әлеге клипның төп максатлары – татар гореф-гадәтләре хакында искереп каткан стереотипларны тәнкыйтьләү һәм кеше кимчелекләреннән көлү булса да, күп кенә кеше моны аңламыйча кабул итмәде һәм күрсәтелгән Сабантуй кадрларыннан кыенсынды (мәсәлән, юхалар күрсәтелүеннән).
Җыр сүзләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Татар телендә | Русчага тәрҗемә |
---|---|
Очып керәм бит өстенә, | Залетаю на биты, |
Дөрес димә — сиңа тимәм. | Не говори что я не прав — и я тебя не трону. |
Усал котыра Malsi Music белән. | Усал сходит с ума вместе с Malsi Music. |
Иң көтелгән сүзләр мине тишеп керә, | Самые долгожданные слова пробивают мозг насквозь, |
Иң кимендә син һаман да әзер түгел! | А ты как минимум до сих пор не готов! |
(Нигә? Нигә? Нигә?) | (Почему? Почему? Почему?) |
— | — |
Соңгы кисәтү: монда юк ярату, | Последнее предупреждение — здесь нет любви, |
Безнең төп максат — синең колакны канату, | Наша основная цель — чтоб твои уши закровоточили, |
Акча тарату, көн саен биредә акча тарату (брря!) | Тут каждый день тратить деньги, тратить деньги! |
Соңгы кисәтү, үткен сүзләр уйнату, | Последнее предупреждение — играем опасно словами, |
Казан кайнату, кызлар күлмәген чылату, | Закипает котел, намокают платья на девушках, |
Барысын да акылга утырту, миләрне корыту! | Обучим плохому любого, и высохнут твои мозги! |
Мин чакырам сине очарга — оч, оч, | Я зову тебя полетать - лети, лети, |
Болытларны коч, коч, шатлык җибәр уч, уч, | Облака обними, обними, отправь нам радости кусок отправь, отправь, |
Мин әзер — ә син әзерме? | Я готов — а готов ли ты? |
— | — |
We are ready to go - ә син әзерме? (x8) | We are ready to go - а готов ли ты? (x8) |
— | — |
Ә син әзерме? Әйе! (x8) | А ты готов? Да! (x8) |