Сократ

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Сократ
Сократ
Тулы исеме бор. гр. Σωκράτης
Һөнәре фәлсәфәче
Туу датасы як. б.э.к. 469 ел
Туу җире Афиннар
Милләте грек
Үлем датасы б.э.к. 399 ел
Үлем җире Афиннар

Сокра́т (бор. гр. Σωκράτης, як. б.э.к. 469 ел, Афиннарб.э.к. 399 ел, шунда ук) — борынгы грек фәлсәфәчесе, аның тәгълиматы фәлсәфәдә табигатьне карап үтүдән кешене өйрәнүгә борылыш була. Илаһларны санламаган һәм яшьләрне аздырганы өчен үлем җәзасына хөкем ителә.

Сократның әтисе Афинада сынлы сәнгать белән шөгыльләнә торган кеше булган. Сократ үзе бернинди хезмәт тә язып калдырмаган. Ул үзенә кәсеп итеп урамнарда, мәйданнарда кешеләргә вәгазь сөйләп, аларны хаклыкка өйрәтеп йөрүне сайлаган. Сократның фәлсәфи фикерләре аның шәкертләре, замандашлары, шулай ук соңрак чорда яшәгән кайбер галимнәр тарафыннан язып калдырылган (мәсәлән, Платон, Ксенофонт әсәрләре).

Сократның өйрәнү максаты — объектив идеализм. Аның фикеренчә, дөньяда беренче чиратта универсаль акыл хәрәкәт итә. Илаһ, аның аңлавы буенча, борынгы грек мифологиясендәге күп аллалык «вәкиле» дә, шулай ук дин тәгълиматы яссылыгында аңлашыла торган монотеистик Ходай та түгел.

Сократ кешенең тәнен һәм җанын бер-берсенә каршы куя. Тойгылар, аффектлар — тән фигыле, ә җан фигыле ул — акыл.

Сократ үзенең фәлсәфәсендә яхшылык, гаделлек принципларына зур игътибар бирә. Аныңча, бу кыйммәтләр үзләрен белемдә, акыллылыкта табалар. Яхшылыкның һәм яманлыкның нәрсәдән килеп чыкканын белгән кеше тормыш тәҗрибәсендә начар эшләр эшләмәс. Моны фәндә Сократның беркатлылыгы белән аңлаталар.

Идарә итүдә Сократ барлык (монархия, тиранлык, аристократия, демократия) формаларны да тәнкыйтьли. Моның нигезе — шушы формаларның һәркайсына хас булган гаделсезлек. Сократ җәмгыятьтә, гомумән, дәүләт органы булуына каршы түгел. Ләкин ул гаделлек принципларында хәрәкәт итәргә тиеш һәм хакимлек итү эше халыкның иң яхшы, тәҗрибәле, намуслы, гадел кешеләренә йөкләнергә тиеш, дип фикер йөртә.

Сократның әхлакый мәсьәләләр буенча кайбер фикерләре бүгенге көн өчен дә гыйбрәтле. Мәсәлән, ул болай дигән: «Мин сезгә — олыга да, кечегә дә — шул нәрсәне әйтеп килдем: беренче чиратта байлык яки тәнегез турында түгел, бәлки җаныгыз турында кайгыртыгыз. Мин сезгә әйтә идем: кешенең даны акчадан тормый, нәкъ киресенчә, дан үзе кешеләргә байлыкны да, шулай ук башка яхшылыкларын да китерә. Бу — кешеләрнең шәхси тормышында да, аның иҗтимагый эшендә дә шулай»[1].

Шулай ук карагыз[үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү]

  1. Платон. Апология Сократа. Собр. соч.— T. 1.- M., 1968.— С. 84

Чыганаклар[үзгәртү]

  • Гыйззәтов К.Т., Философия: 2 китап. 1 нче китап: Кыскача философия тарихы. Философиянең нигез проблемалары: Югары уку йорты өчен дәреслек.