|
Apicomplexa |
Изображение зоита Plasmodium sp., полученное при электронном микроскопировании
|
| Фәнни классификация |
|
|
| Латин атамасы |
| Apicomplexa |
|
|
Апикомплекслар, яки Споровиклар (лат. Apicomplexa) — Protozoa тибы Альвеолят төркеменнән (лат. Alveolata).
Споровиклар паразитлар булып кына яшиләр. Паразитлык итүгә җайлашу аларда бик көчле һәм нык камилләшкән. Аларның күзәнәк төзелеше шул дәрәҗәгә җитеп гадиләшкән, хәтта организм әйләнә-тирәдә ирекле яши алмый: хуҗа организмыннан читтә булганда, споровиклар тышча белән яхшы сакланган тынлык халәтендәге споралар рәвешен алалар. Моннан тыш, споровикларга хуҗаларын алмаштыруга бәйле катлаулы яшәү циклы хас. Аларның хуҗалары — төрле умырткасыз һәм умырткалы хайваннар. Споровикларның берничә төре кешедә паразитлык итә. Мәсәлән, бизгәк плазмодие үсешенең билгеле бер стадияләрендә кеше канының кызыл тәнчекләрендә — эритроцитларда паразитлык итә һәм Урта диңгез буенда, тропикларда таралган җитди авыру — өч көнлек бизгәккә сәбәпче була.
Кулланылган чыганаклар [үзгәртү]
- Захаров В.Б., Сонин Н.И. Биология.Тере организмнарның күптөрлелеге = Биология. Многообразие живых организмов. / Сонин Н.И.. — М: Дрофа, 2003. — ISBN 5-7107-8300-5
Шулай ук карагыз [үзгәртү]