Стив Джобс

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Стив Джобс

Кулында iPhone 4 тоткан Джобс, 2010 ел
Тулы исеме Steven Paul Jobs
Һөнәре Apple мөдирләр шурасы рәисе
Туу датасы 24 февраль 1955(1955-02-24)
Туу җире Сан-Франциско, АКШ
Ватандашлыгы АКШ байрагы АКШ
Үлем датасы 5 октябрь 2011(2011-10-05) (56 яшь)
Үлем җире Пало-Альто, АКШ
Әтисе Габделфәттах Җәндәли (биологик атасы), Пол Джобс
Әнисе Джоана Шибл (биологик анасы), Клара Джобс
Хатыны Лорин Пауэлл
Балалары дүртәү
Бүләк һәм премияләре Технологияләр һәм инновацияләр өлкәсендә АКШ милли медале
Сайт http://www.apple.com/stevejobs

Стивен Пол Джобс (инг. Steven Paul Jobs, 1955 елның 24 феврале2011 елның 5 октябре) — күренекле АКШ бизнес-магнаты. Apple ширкәтен оештыручы, мөдирләр шурасы рәисе. Шулай ук Pixar Animation Studios ширкәтенең генераль мөдире булып та эшләгән.

Сан-Францискода туа. Hewlett-Packard ширкәтендәге лекцияләргә йөри. Atariда техник булып эшли.

1976 елда Стив Возняк һәм Рональд Уэйн белән бергә Apple ширкәтен нигезли. 1984 елда киләчәктә инкыйлаб ясаячак Macintoshны тәкъдим итә.

2009 елда Forbes аның активларын 5,1 миллиард доллар дип исәпләгән.

Рак авыруыннан 56 яшендә вафат була[1].

Искәрмәләр[үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү]