Сәкинә Әлиева

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Сәкинә Әлиева latin yazuında])
Сәкинә Әлиева
Нахчыван АССР Югары шурасы президиумы рәисе
Вазыйфада
1963 елның 9 феврале – 1990 елның 9 апреле
Аңа кадәр Хөсәен Мәммәдов
Дәвамчысы Афиятдин Җәлилов
Азәрбайҗан КП Нахчыван өлкә комитеты сәркатибе
Вазыйфада
1961–1963
Нахчыван АССР мәгариф министры
Вазыйфада
1958–1961
Шәхси мәгълүмат
Туган 15 апрель 1925(1925-04-15)
Нахчыван, Нахчыван АССР, Азәрбайҗан ССР, ЗСФСР, ССРБ
Үлгән 6 октябрь 2010(2010-10-06) (85 яшь)
Азәрбайҗан, Бакы
Сәяси фирка КПСС
Әни Алмаз
Әти Габбәс
Белем Бакы дәүләт университеты

Сәкинә Әлиева, Сәкинә Габбәс кызы Әлиева (әзери. Səkinə Abbas qızı Əliyeva, 1925 елның 15 апреле, ССРБ, Кавказ арты СФСР, Азәрбайҗан ССР, Нахчыван АССР, Нахчыван2010 елның 6 октябре, Азәрбайҗан, Бакы) — азәрбайҗан совет хуҗалык, дәүләт һәм сәясәт эшлеклесе, Нахчыван АССР Югары шурасы президиумы рәисе (1963—1990 елларда), Азәрбайҗан КП Нахчыван өлкә комитеты сәркатибе (1961—1963), Нахчыван АССР мәгариф министры (1958—1961). 1990 елның 19 гыйнварында Нахчыван АССР Югары шурасының чираттан тыш сессиясенең «Нахчыван АССРны ССРБ составыннан чыгару турында» карарына кул куйган.

Тышкы рәсемнәр
Фотосурәтләре.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1925 елның 15 апрелендә Нахчыван шәһәрендә эшче гаиләсендә туган. Әтисе Габбәс, әнисе Алмаз.

1945 елда Нахчыван укытучылар институтын тәмамлаган. 1951—1958 елларда С. М. Киров исемендәге Азәрбайҗан дәүләт университетының филология факультетында укый. Укуын тәмамлаганнан соң, берникадәр вакыт Бабәк районы(азәр.) Гаһаб[калыпны мәкаләдән алып куярга] авылында укытучы булып эшләгән. КПСС ҮК каршындагы Югары партия мәктәбе курсларын тәмамлаган.

Эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1945 елда КПСС әгъзасы итеп кабул ителә. 1945 елдан 1951 елга кадәр статистика комитетында эшли. 19511958 елларда партиянең Нахчыван өлкә комитетының пропаганда бүлегендә, башта инструктор, аннары мөдир, аннан соң лекторлар төркеме җитәкчесе булып эшли.

19581961 елларда Нахчыван АССР мәгариф министры булып эшли.

1961 елдан 1963 елга кадәр Азәрбайҗан КП Нахчыван өлкә комитеты сәркатибе.

1958 елдан башлап, берничә чакырылыш Нахчыван АССР Югары шурасы депутаты, 1963 елдан алып 1990 елның апреленә кадәр — Нахчыван АССР Югары шурасы президиумы рәисе, шулай ук Азәрбайҗан ССР Югары шурасы президиумы рәисе урынбасары була.

Азәрбайҗан КП Нахчыван өлкә комитеты сәркатибе вазыйфасында эшләп, автономияле республика халкының тормыш-көнкүрешен яхшырту өчен махсус дәүләт программаларын гамәлгә ашыра.

Хатын-кызларның илнең сәяси тормышында актив катнашуы өчен күп эшли.

Нахчыванның ССРБдан чыгуы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Нахчыван АССР картасы

Сәкинә Әлиеваны бөтен дөньяда, шул исәптән ССРБда таныткан вакыйга 1990 елның 19 гыйнварында Нахчыван АССР Югары шурасының Нахчыван АССРны ССРБ составыннан чыгаруга багышланган чираттан тыш сессиясен җыю вакыйгасы була. Бу эштә аңа Мирхаддин Әкбәров, Али Шамилов булыша. ССРБ конституциясенең 81нче маддәсе нигезендә, Нахчыванның бәйсезлеге турында декларация кабул ителә, Сәкинә Әлиева «Нахчыван АССРны ССРБ составыннан аерып чыгару турында» карарга кул куя (1921 елдагы күпьяклы Карс килешүенең(азәр.) шартларын бозып, ССРБның Азәрбайҗанның һәм Нахчыванның суверенитетын һәм территориаль бөтенлеген саклау буенча йөкләмәләрен үтәмәү сәбәпле). «Нахчыванның бәйсезлеге турында декларация» белән телевидение аша чыгыш ясый. Шулай итеп, Нахчыван АССР Совет Социалистик Республикалар Берлегеннән чыккан беренче республика була [1] [2] [3].

1990 елның апрелендә вазифасыннан читләштерелә һәм алга таба сәясәт белән шөгыльләнми[4].

2010 елның 6 октябрендә Бакыда вафат.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Azadlıq carçısı (Азатлык өчен көрәшүче, төзүче һәм мөхәррире филология фәннәре кандидаты Фәридә Ләман). Бакы: ADİLOĞLU нәшрияты, 2003, 144 бит[5].

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]