Так каравыл

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Так каравыл latin yazuında])
Так каравыл
Уенчылар саны
күп
Уйнау урыны
урам
Физик активлык
уртача

Так каравыл татар халык уены.

Уйнау тәртибе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Иң беренче санамыш ярдәмендә так каравыл сайлап куялар. Аннан соң уйнаучылар икешәрләп кулга-кул тотышып, бербер артлы тезелеп басалар. Так каравыл (казык) булганы алда берүзе тора. Ул артындагыларны күрми. Ул шулай алдына караган хәлдә:

— Очты, очты, кошлар очты! — дип, артындагыларга хәбәр бирә. Шул уңайга иң арттагы ике кеше «Көш!» диләр дә, икесе дә так каравылның ике ягыннан алга узып, качып китәләр һәм бер-берсенә тотышканчы йөгерәләр. Так каравыл алар тотышканчы куып җитеп, берсен эләктереп алырга тиеш. Тотса, хәзер ул шул тотылганы белән парлашып, теземнең алдына уйнаучы булып килеп баса. Тоттырмаганы (өченчесе) алга килеп, так каравыл булып баса. (Кайбер якта, киресенчә, тотылганын так каравыл итеп бастыралар.) Хәзер инде бу так каравыл да:

— Очты, очты, кошлар очты! — дип, артындагыларга хәбәр бирә.

Арттагы яңа пар «көш» дип алга йөгерә һәм кушылырга тырыша. Әгәр шундый парлар тоттырмаска сүз куешкан булсалар, әллә кайларга кадәр чабалар. Уен шулай дәвам итә.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]