Татарларның милли баш киемнәре

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Татарларның милли баш киемнәре latin yazuında])
Милли киемнәргә киенгән курчаклар

Татарларның милли баш киемнәретатарларның традицион баш киемнәре.

Элек-электән татар хатын-кызларының да, ирләренең милли өс киемнәре булган шикелле милли баш киемнәре дә булган.

Калфак[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хатын кызлар башларына ялтыравыклы ташлар белән бизәлгән бәрхет калфак кигәннәр яисә, чит-читеннән артка чөеп, яулык бәйләгәннәр. Калфак – бәйрәмнәр вакытында татар хатын-кызлары кия торган үзенчәлекле баш киеме. Төрле катлау кешеләре кигәнлектән, аларны шәһәр һәм авыл калфаклары дип, икегә бүлеп йөрткәннәр. Татар хатын-кызлары алтын яки көмеш белән бизәлгән, төрле чигүле, бизәкле калфаклар кигәннәр. Калфак кызлар өчен кайчандыр бик кадерле әйбер булган. Кич утырып, алар аңа матур-матур бизәкләр чиккәннәр, аны киеп кунакка, бәйрәмнәргә йөргәннәр. Бүгенге көндә кызларны уңышлы прическалары ничек бизәсә, ул заманда калфаклары шулай бизәп торган. Бай һәм затлы традицион татар костюмына калфак бик тә килешкән. Алай гына да түгел, ул әле йола киеме дә саналган, чөнки татар кызына чәчен каплап йөрү мәҗбүри булган. Чәчләрен шомартып тарап, ике толымга үргәч, ул башына күлмәгенә төсе белән туры килерлек итеп калфак киеп куйган. Нәкъ менә милли калфак татар хатын-кызы йөзенә башкалардан аерылып торырлык гүзәллек, нәфислек өстәгән. Хәзерге вакытта исә калфакларның нинди генә төрләре юк. Вакытлар үтү белән калфакларның зурлыгы да кечерәя бара. Хәзерге калфаклар ир-егетләр түбәтәеннән дә кечерәк. Алар бизәнү әйбере сыман гына кулланыла.

Түбәтәй[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хатын-кызларныкы кебек ук ир-егетләрнең дә милли баш киемнәре бар. Алар исә элек-электән түбәтәй кияргә яратканнар. Аларны көн дә кия торган һәм бәйрәмнәргә генә кия торганнарга бүлеп йөртәләр. Көн дә кия торган түбәтәйләрне карарак төстәге тукымадан теккәннәр. Бәйрәмнәрдә кияр өчен ефәк, парча, бәрхеттән теккәннәр. Байлар энҗеле яки алтын-көмеш җепләр белән чигелгән түбәтәй  киюне дәрәҗә санаганнар. Түбәтәй – ул гади баш киеме генә булмыйча, кешенең инсафлылыгын да күрсәтә. Хәзерге вакытта да түбәтәй кулланылыштан бөтенләй төшеп калмаган. Көндәлек тә, бәйрәмнәрдә дә түбәтәй киеп йөрүче ир-егетләрне берникадәр очратырга мөмкин.

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Исхаков Д.М. Этнография татарского народа. – Казань: Магариф, 2004 год;
  • Шигапова Г. Татар милли киемнәре. Мәгариф, 2017 ел.