Таһир Сәләхетдинов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Таһир Сәләхетдинов latin yazuında])
Таһир Сәләхетдинов
Туган телдә исем Таһир Бәдертдин улы Сәләхетдинов
Туган 8 ноябрь 1960(1960-11-08) (63 яшь)
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Һөнәре хәрби очучы-сынаучы
Балалар кызы Рената
Бүләк һәм премияләре Россия Федерациясенең атказанган очучы-сынаучысы (2007)
Сайт тагир салахутдинов

Таһир Сәләхетдинов, Таһир Бәдертдин улы Сәләхетдинов (1960 елның 8 ноябре) ― хәрби очучы-сынаучы, полковник, Россия Федерациясенең атказанган очучы-сынаучысы (2007).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1960 елның 8 ноябрендә туган. 1978 елда Свердловскида Суворов хәрби училищесын(ингл.) тәмамлаган. 1978 елдан хәрби хезмәттә. 1982 елда Волгоградта Кача югары хәрби авиация училищесын тәмамлый, шуннан соң Белоруссия хәрби округының Хәрби-һава көчләрендә (Минск шәһәре) очучы булып хезмәт итә.[1] Аның белән бергә укыган иптәшләре: Володя Логиновский(рус.) һәм Радик Бариев ― атказанган сынаучы-очучылар, Россия Геройлары.[2]

1991 елда В. П. Чкалов исемендәге дәүләт очу-сынау үзәгенең (Актүбә шәһәрендә урнашкан) очучы-сынаучылар әзерләү үзәген тәмамлаган.[1]

1991 елдан ― Мәскәү өлкәсенең дәүләт очу-сынау үзәгендә хәрби очкычларны сынау хезмәтендә. Россия Оборона министрлыгы тематикасы буенча очкыч-истребительләрдә сынау очышлары уздырган.[1]

1995 елда Мәскәү авиация институтын тәмамлаган.[1]

2005 елдан – запаста. 2005 елдан Жуковский шәһәрендә В. М. Мясищев исемендәге эксперименталь машина төзү заводында очучы-сынаучы булып эшли.[1]

Мәскәү өлкәсе Жуковский шәһәрендә яши.[3]

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 2007 ― Россия Федерациясенең атказанган очучы-сынаучысы[4]

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кызы Рената[1]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]