Тере табигатьнең оешу катлары

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Тере табигатьнең оешу катлары latin yazuında])
Тере табигатьнең оешу катлары

Тере материянең оешу катытереклекнең кыенлыкта нигезләнгән иерархиясендә биологик структураның функциональ урыны[1]. Бу мәкаләдә катлар вагыннан-эресенә урынлашкан.

  1. Молекуляр (молекуляр-генетик) кат. Шушы катта материя кыен күпмолекуляр [2] органик берләшүләргә (аксымнарга, нуклеин әчелекләргә[3] һ.б.) организация итенә.
  2. Субкүзәнәк каты (өсмолекуляр кат). Бу катта тере материя органоидларга (хромосомаларга, күзәнәк мембранасына, митохондрияләргә, Гольджи аппаратына, лизосомаларга һ.б. субкүзәнәк структураларына) организация итенә.
  3. Күзәнәк каты. Бу катта материя күзәнәкләр белән тәкъдим ителгән. Күзәнәк - элементар структур һәм функциональ терелекнең бөртеге[4].
  4. Орган-тукыма каты. Бу катта материя тукымаларга һәм органнарга организация итенә. Тукыма - төзелеш һәм функцияләр буенча охшаш күзәнәкләр һәм күзәнәкара[5] матдәләр берлеге. Орган - үз функциясен эшләгән күпкүзәнәкле организм өлеше.
  5. Организм (онтогенетик) каты. Бу катта тере материя организмнар белән тәкъдим ителгән. Организм (индивид) - бүленә алмаган тереклек бөртеге.
  6. Популяция-төр каты. Бу катта тере материя популяцияләр белән тәкъдим ителгән. Популяция - башка поппуляциядән аерым яшәгән төрдәшләр (бер төр вәкилләре) берлеге. Төр - бер-берсенә охшаш, бер-берсе белән күбәя алган һәм бер ареалда яшәгән тере организмнар берлеге.
  7. Биоценотик кат. Бу катта тере материя биоценозлар ясый. Биоценоз - бер территориядә яшәгән төрле төрләрдән торган поппуляцияләр берлеге.
  8. Биогеоценотик кат. Биогеоценозлар ясала. Биогеоценоз - биоценоз һәм абиотик факторлар (туфрак, климат) берлеге.
  9. Биосфера каты. Бу катта тере материя биосфераны ясый. Биосфера - тере организмнар белән үзгәртелгән Җир оболочкасы.


Ләкин галимнәр биогеоценотик һәм биосфера катларын һәрвакыт түгел аералар, чөнки шушы аларга тере булмаган матдәләр дә керә. Шулай ук субкүзәнәк һәм орган-тукыма катлары гел түгел аерыла (аларны күзәнәк һәм организм катларына кертәләр).

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. рус. Функциональное место биологической структуры в общей иерархии живого, основанной на сложности
  2. рус. Высокомолекулярные
  3. рус. Нуклеиновые кислоты
  4. рус. Единица
  5. рус. Межклеточное

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Общая биология : учебное пособие / С.И. Колесников. - 3-е изд., перераб. и доп. - М.: КНОРУС, 2012. - 288 с. - (Среднее профессиональное образование).