Торгын дулкын

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Стоячая волна (чёрная) изображена в виде суммы двух волн (красная и синяя), распространяющихся в противоположных направлениях.

Торгы́н дулкы́н – чиратлашучы амплитуда максимумнарының һәм минимумнарының характерлы урнашуы күзәтелгән таралган тирбәлүче системалардагы тирбәнүләр. Тәҗрибәдә мондый дулкыннар, киртәдән һәм беришсезлекләрдән кайтарылган дулкынның төшүче дулкын өстенә ятуы вакытында, күзәтелә. Шул ук вакытта дулкын ешлыгы, фазасы һәм кайтарылу урынында сүнү коэффициенты мөһим урын алып торалар.

Торгын дулкыннарның мисалы булып, кылның, орган торбасындагы һаваның тирбәнүләре торырга мөмкин [1]; табигатьтә – Шуман резонансы.

Төгәл торгын дулкын, катгый әйткәндә, мохиттә югалтулар булмаганда һәм дулкынның тулы кайтарылуы күзәтелгәндә генә, булырга мөмкин. Гадәттә, торгын дулкыннардан тыш, мохиттә энергияне йоту яки нурландыру урынына илтүче чабучы дулкыннар да бар.

Газларда торгын дулкыннарны күрсәтү өчен, Рубенс торбасын кулланалар.

Сылтамалар[үзгәртү]

[1] Джо Вулфи «Кыллар, торгын дулкыннар һәм гармоникалар»