Тубыл татар педагогия училищесы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Тубыл татар педагогия училищесы latin yazuında])
Тубыл татар педагогия училищесы
Элеккеге исемнәр Төмән татар педагогия техникумы, Тубыл татар педагогия техникумы
Нигезләү елы 1930
Ябылу елы 1955
Урын РСФСР байрагы Тубыл
Тубыл, Губерна сәнгать музее бинасы. Биредә 1941-55 елларда татар педучилищесы урнашкан булган

Тубыл татар педагогия училищесыТөмән өлкәсенең башлангыч татар милли мәктәпләре өчен кадрлар хәзерләүче урта мәгариф уку йорты. 1930-1955 елларда эшләп килә.

Төмән өлкәсендә беренче татар педагогия училищесы 1930 нчы елда Төмән шәһәрендә ачылган. 1934 нче елда ул Тубыл шәһәренә күчерелгән, 1955 елда инде мөстәкыйль уку йорты буларак ябылды, рус педагогия училищесына татар бүлеге итеп күчерелеп, 3-4 едан соң ул бүлек тә ябылды. Соңгы елларда Тубыл педагогия училищесында татар теле һәм методикасы факультатив рәвешендә укытылды, әмма быелдан ул эш инде туктатылды. Татар педагогия училищесы үзенең яшәү дәверендә өлкә мәктәпләренең башлангыч сыйныфлары өчен бер мең ярым укытучы әзерләп чыгарган.

Училище директорлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Зиннур Бекшенев (1952-1954)

Тубыл педагогия институты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1950 еллар башында татар авылларындагы мәктәпләрне сигез-еллыкка күчерү сәбәпле югары белемле кадрларны үстерү бурычы куела. 1950 елда Төмән педагогия институты каршында рус һәм татар теле һәм әдәбияты укытучыларын хәзерләү факультеты ачыла. 1953 елда факультет Тубыл педагогия институтына күчерелә. 1953/54 уку елында биредә филология факультетында татар һәм рус-татар бүлекләре ачыла. Татар бүлекләре милли сигез еллык һәм урта мәктәпләр өчен туган тел укытучыларын хәзерли, рус-татар бүлеге – рус теле һәм әдәбияты укытучыларын. Татар бүлеген 1959 елда ябып куялар, 1965 елда рус-татар бүлегенең чираты җитә. 12 ел эчендә татар милли мәктәпләре өчен 250 укытучы хәзерләнә.[1]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]