Тугра

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Тугра latin yazuında])

Тугра - шәхси билге. Тугралар төрек солтаннарыннан тарала башлый. Алар аны купшы композиция итеп ясаганнар. Бу ул вакытта ук гади генә тамга булмый, анда Коръән аятьләре, төрле гыйбарәләр дә языла. Ул бөтен кешедә түгел, ә аеруча бай, зур шәхесләрдә генә булган. Татарлар туграны мөһерләрдә XIX гасырда гына куллана башлый. Шиһабетдин Мәрҗәнинең үз туграсы була, Каюм Насыйриның да тугра стилендә ясалган металл мөһере бар музейда.

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]