Фил елы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Фил елы latin yazuında])

Фил елы (гар.عام الفيل — Âm al-Fîl) — 570 елдагы аксумиларның Гарәпстанга һөҗүм иткән елы. Гаскәрләр көтмәгәндә Мәккә янында һәлак булалар, бу ислам тарихында Мөхәммәд саләллаһу галәйһи үәссәләм тууы билгесе һәм Кәгъбә изгелегенең дәлиле буларак карала.

Фил елынача булган вакыйгалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хәбәшстан иленнән булучы Әбраһә, Йәмән падишаһы Ирбатны үтереп, аның урынын ала. Ирбатны бу урынга билгеләгән Хәбәшстан патшасы Нәҗәшинең ачуын бетерү өчен, Сәнәдә, аның фикеренчә, бөтен Гарәпстан кешеләренең хаҗ кылу урыны булырга тиешле Әл-Кулләйс исемле гыйбадәтханә төзи. Ләкин гарәпләр Кәгъбәне өстенрәк күрәләр һәм яңа гыйбадәтханәгә төрлечә зарар китереп торалар.

Мәккәгә яу белән бару[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бер гарәпнең Әбраһәнең чиркәвен нәҗесләп, мәсхәрәләвеннән соң, Әбраһә, Кәгъбәне җимерер өчен, Мәккәгә гаскәр җибәрә. Бу гаскәрдә сугыш филләре була. Мәккәгә җиткәндә, Әбраһә Габдел-Мотталибның (Мөхәммәд галәйһиссәләмнең бабасы) 200 дөясен кулына төшерә. Габдел-Мотталиб аның янына килеп, дөяләрен кире кайтаруын сорый, Кәгъбәгә тимә дип сорамыйсың диюгә, ул: «Дөяләрнең хуҗасы - мин. Ә Кәгъбәнең хуҗасы - Аллаһ, аның киләчәген Ул Үзе хәл итә.» - дип җавап бирә. Әбраһә аңа хөрмәт күрсәтә, дөяләрен кайтара.

Әбраһә гаскәре Мәккә эченә керә. Коръән буенча, бу гаскәрне яндырылган балчыктан ташлар ярдәмендә, кошлар юк итәләр.

Чыганак[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Фил сүрәсе