Флегмона

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Флегмона latin yazuında])
Флегмона
 Флегмона Викиҗыентыкта

Флегмона — йомшак тукымаларның читләре чикләнмәгән кискен эренле ялкынсынуы. Абсцесстан аермалы буларак, флегмона көпшәк күзәнәкләр аркылы тирә-як тукымаларга һәм тирәнрәк катлауларга тарала.

Флегмона шеш, абсцесс, гидраденит, карбункул, лимфаденит аркасында үлек тире асты клетчаткасына агып чыккач, ә кайвакыт клетчаткага бик көчле патогенлы микроблар кергәннән соң башланып китәргә мөмкин.

Флегмонаның төгәл чикләре булмый: шешү, кызарып чыгу, авырту тирә-яктагы тукымаларга бик тиз тарала. Еш кына организмның агулану симптомы күзәтелә: югары температура (40 градуска кадәр), баш авырту, су эчәсе килү, перв-психик бозылыш, косу — авыруга хас симптомнар.

Күп очракта флегмонаның төп дәвасы — наркоз астында флегмонаны ачып, үлекне чыгару. Сирәк очракларда, дәвалану җитәрлек дәрәҗәдә алып барылмаса, йә бөтенләй булмаса, флегмона сепсис авыруы белән катлауланырга мөмкин. Шуңа күрә авыруларны гомуми дәвалау һәм дөрес тәрбияләү зур әһәмияткә ия. й Флегмонаны ачканнан соң, авыруның хәле җиңеләйгәнче, ул урын өстендә ятарга тиеш. Аңа антибиотиклар һәм башка төрле дарулар билгеләнә, парентераль ысул белән сыекчалар кертелә. Бозылган тукымаларга һәм органнарга тупас кагылып авыруны газапламас өчен, бәйләвечләрне бик сак алыштырырга кирәк. Тәнгә сары төшә башлаганы сизелсә, сидек ; бүленеп чыгуы азайса, шулай ук башка агулану симптомнары күзәтелсә, болар гомуми инфекция (сепсис) башлануын күрсәтә. Операциядән соң > мондый авыру халәтне табиблар һәм сырхау кешеләр үзләре никадәр алдан сизеп өлгерсәләр, савыгу шулкадәр тиз һәм җиңел була.

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]