Флюра Абдуллина

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Флюра Абдуллина latin yazuında])
Флюра Абдуллина
Туган телдә исем Флюра Галимҗан кызы Абдуллина
Туган 30 июль 1963(1963-07-30) (60 яшь)
СССР, РСФСР, Татарстан АССР, Балык Бистәсе районы , Кече Укмас
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Һөнәре диктор, мөхәррир
Бүләк һәм премияләре ТР атказанган сәнгать эшлеклесе – 2023
Сайт Флюра Абдуллина

Флюра Абдуллина, Флюра Галимҗан кызы Абдуллина (1963 елның 30 июле, СССР, РСФСР, ТАССР, Балык Бистәсе районы, Кече Укмас) ― Татарстан телевидениесе дикторы һәм журналисты, Татарстан — Яңа Гасыр каналында «Татарлар» тапшыруының 10 ел дәвамында алыштыргысыз алып баручысы. Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе. ТР атказанган сәнгать эшлеклесе (2023).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1963 елның 30 июлендә Татарстан АССР Балык Бистәсе районы Кече Укмас авылында туган[1].

Казан дәүләт университетының журналистика белгечлеген тәмамлаган[2].

Конкурс буенча Татарстан телевидениесенә кабул ителгән. 26 ел гомерен татар телевидениесенә багышлаган шәхес. «Чулпан», «Татарстан хәбәрләре» тапшыруларын алып барган[3].

10 ел дәвамында Татарстан — Яңа Гасыр каналында үзе исемен һәм идеясен уйлап тапкан (авторы булган) «Татарлар» мәгълүмати-танып белү программасының алыштыргысыз мөхәррире һәм алып баручысы булып эшләгән[4] [5].

Хәзерге вакытта Россия кооперация университетының[d] Казан кооператив институтында (филиал) Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе вазыйфасында[6].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]