Фәүзия Юлдашбаева

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Фәүзия Юлдашбаева latin yazuında])
Фәүзия Юлдашбаева
Туган 1947
Хәйбулла районы, БАССР, РСФСР, СССР
Үлгән Зилаер районы, БАССР, РСФСР, СССР
Һөнәре язучы

Юлдашбаева Фәүзия Уразйан кызы (22 март 1947 ел16 август 1996 ел) — башкорт шагыйре. 1992 елдан Башкортстан Язучылар берлеге әгъзасы.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Фәүзия Юлдашбаева 1947 елның 22 мартында Хәйбулла районы Әлибай авылында туган. Туган авылында башлангыч мәктәптә белем ала, аннары укуын Юлдыбай урта мәктәбендә дәвам итә.

1963 елдан «Юлдыбай» совхозының Сакмар фермасында савучы булып эшли. Баймакта авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлый. Сакмар фермасында хисапчы булып эшли. Гомеренең соңгы елларынача кунакханә мөдире вазифасын башкара.

Әдәбиятка 1980 нче елларда килә. Поэзия жанрында эшли башлый. Ф.Юлдашбаеваның беренче шигырьләре "Яшь көчләр" альманахында (1981, 1983, 1984) басылып чыга. Шагыйрәнең «Сакмар шомыртының күзе кара» дигән беренче шигырь җыентыгы 1985 елда нәшер ителә. Ф.Юлдашбаеваның яраткан темасы - ул тормыш һәм хезмәт. Табигатькә, туган якка мәдхия җырлый. Нечкә хисле лирик шагыйрь буларак, кешеләр арасындагы күркәм мөнәсәбәтләрне олылый. Шагыйрә иҗатында сатира һәм юмор аерым урын били. Ул шулай ук балалар әдәбиятында да көчен сыный, балалар өчен дә бик күп әсәрләр иҗат итә.

1992 елдан Башкортстан Язучылар берлеге әгъзасы.

Китаплары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Сакмар сылуының күзе кара
  • Йылайырым — җырлар җырым
  • Кояш чаткысы
  • Мыр-мыраубикә җыр җырлый

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

http://libmap.bashnl.ru/node/980