Чынтимер Баязитов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Чынтимер Баязитов latin yazuında])
Чынтимер Баязитов
Туган 13 июнь 1965(1965-06-13) (58 яшь)
Куергазы районы, БАССР, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  Россия
Һөнәре дәүләт эшлеклесе

Баязитов Чынтимер Биктимер улы (рус. Баязитов Сынтимир Биктимирович) - (13 июнь 1965 ел) - дәүләт һәм мәгариф эшлеклесе, галим-педагог. Уфа күп профилле һөнәри колледж директоры; 2006 -2007 елларда Башкортстан мәгариф министры, 2008-2018 елларда Уфа кала хакимияте башлыгы урынбасары. Педагогия фәннәре кандидаты. Башкортстан Республикасы халык мәгарифенең атказанган хезмәткәре (2005) һәм мәгариф отличнигы (2000), Россия Федерациясенең мактаулы гомуми белем бирү хезмәткәре (2002). "Бөтенроссия халык исәбен алуны үткәрүдәге казанышлары өчен" медале (2002 ел), "Наркотиклар таралуына каршы торуда күрсәткән хезмәтләре өчен" медале белән бүләкләнгән (2005)

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чынтимер Биктимер улы Баязитов 1965 елның 13 июнендә Башкорт АССРының Көйергәзе районы Якшымбәт авылында туган.

1989 елда Башкорт дәүләт педагогия институтын тәмамлаган.

1994 елда Россия Фәннәр академиясе Уфа фәнни үзәге Тарих, тел һәм әдәбият институтының аспирантурасын тәмамлаган.

1989 - 1991 елларда - СССР Фәннәр академиясе Уфа фәнни үзәге Тарих, тел һәм әдәбият институтының стажер-тикшеренүчесе.

1991 - 1994 елларда - Россия Фәннәр академиясе Уфа фәнни үзәге Тарих, тел һәм әдәбият институтының аспиранты.

1994 - 1997 елларда - Уфа шәһәренең 136нчы лицеенда укыту-тәрбияви эш буенча директор урынбасары.

1997 - 1998 еллар - Уфа шәһәренең 140нчы гимназиясе директоры.

1998 - 2005 елларда - Уфа шәһәре хакимиятенең мәгариф идарәлеге начальнигы.

2005 елның июнь аеннан декабрьгә кадәр - Уфа шәһәр хакимияте башлыгы урынбасары.

2006 елда - Башкортстан Уфа шәһәре шәһәр округы хакимияте башлыгы урынбасары.

2006 елның ноябрьеннән 2007 елның гыйнварына кадәр - Башкортстан Республикасы мәгариф министры.

2007 елның февраленнән - Башкортстан Уфа шәһәре шәһәр округының Совет районы хакимиятендә территорияләр һәм кадрлар белән эшләү буенча идарә начальнигы.

2007 елның апреленнән - Башкортстан Республикасының Уфа шәһәре шәһәр округы Дим районы хакимияте башлыгының җәмәгатьчелек белән бәйләнеш һәм халык белән эшләү буенча урынбасары.

2008 елның августыннан 2018 елның декабренә кадәр - Уфа шәһәре Хакимияте башлыгы урынбасары.

2019 елның июненнән - Уфа күп профилле һөнәри колледж директоры [1].

Сынтимер Биктимер улы Баязитов өченче разрядлы гамәлдәге муниципаль советнигы.[2][3]

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Башкортстан республикасы мәгариф отличнигы, (2000).
  • РФ мәгарифенең мактаулы хезмәткәре (2002)
  • "Бөтенрусия халык исәбен алуны үткәрүдәге казанышлары өчен" медале, (2002)
  • "Наркотиклар таралуына каршы торуда күрсәткән хезмәтләре өчен" медалеиналы, (2005).
  • Башкортстан республикасы халык мәгарифенең атказанган хезмәткәре, (2005) [4].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]