Электрон

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү

Электро́н (бор. грек. ἤλεκτρονгәрәбә) — матдә төзелешендә төп рольне уйнаучы тискәре корылган тотрыклы элементар кисәкчә. Электрон ул фермион, ягъни ярымбөтен спинга ия. Лептоннарга карый (корылган лептоннар арасында бердәнбер тотрыклы кисәкчә). Атомнарның электрон тышчалары электроннардан торалар. Аларның бу орбитальләрдәге саннары һәм урнашуы матдәнең күпчелек химик үзлекләрен билгели. Ирекле электроннарның хәрәкәте үткәргечләрдә һәм вакуумда электр барлыкка китерә.

Үзлекләр[үзгәртү]

Электронның корылмасы бүленми һәм зурлыгы буенча −1,602176487(40)×10−19 Клга (яки −4,80320427(13)×10−10 СГСЭ корылма берәмлегенә) тигез. Бу зурлык башка элементар кисәкчәләрнең электр корылмасын үлчәү берәмлеге буларак та хезмәт итә. Электрон корылмасыннан аермалы буларак, элементар корылма уңай билгеле зурлык буларак алына.

~{m_e}=9,10938215(45)~{\cdot}~10^{-31} кг — электрон массасы.

~{e_0}=-1,602176487(40)~{\cdot}~10^{-19} Кл — электрон корылмасы.

~{\frac{e_0}{m_e}}=-1,758804786~{\cdot}~10^{11} Кл/кг — электронның чагыштырма корылмасы.

~s={\frac{1}{2}} — электронның спины Дирак даимие берәмлекләрендә (~\hbar.).

Ирекле электрон фотонны йота алмый, ләкин аларны сибелдерә ала (Комптон эффекты).

Тарих[үзгәртү]

29 апрель 1897 — инглиз физигы Джозеф Томсон электронны ачуы турында хәбәр итә.