Юрий Гагарин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Юрий Гагарин latin yazuında])
Юрий Гагарин
Туган телдә исем Юрий Алексеевич Гагарин
Туган 9 март 1934(1934-03-09)
Клушино авылы (Смоленск өлкәсенең Гжатск районы)
Үлгән 27 март 1968(1968-03-27) (34 яшь)
Киржач шәһәре янында (Владимир өлкәсе)
Үлем сәбәбе авиацион вакыйга[d]
Күмү урыны Мәскәү кирмәне диварының некрополе[d]
Яшәгән урын СССР
Милләт Рус
Ватандашлыгы  СССР
Әлма-матер Сарытау индустриаль техникумы[d], Ырынбур югары хәрби авиация очучылары укуханәсе[d] һәм Хәрби-һава мөһәндисләре академиясе[d][1]
Һөнәре космонавт
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Җефет Валентина Иван кызы Горячева
Балалар Елена Юрьевна Гагарина[d] һәм Галина Юрьевна Гагарина[d]
Ата-ана
  • Алексей Иван улы Гагарин (әти)
  • Анна Тимофей кызы Матвеева (әни)
Бүләк һәм премияләре Совет Берлеге Каһарманы — 14 апрель 1961 Ленин ордены
ССРБ Кораллы Көчләренең 40-еллыгы медале
ССРБ Кораллы Көчләренең 40-еллыгы медале
Хәрби дәрәҗә полковник[1], подполковник[d][1], майор[1], өлкән лейтенант[1] һәм лейтенант[1]

 Юрий Гагарин Викиҗыентыкта

Ю́рий Алексе́й улы Гага́рин (1934 елның 9 марты, РСФСР Көнбатыш өлкәсенең Гжатск районы, Клушино авылы — 1968 елның 27 марты Владимир өлкәсе Киржач шәһәре тирәсе) — космонавт, Советлар Союзы герое, космоска очкан беренче кеше.

Юрий Алексеевич Гагарин колхозчы гаиләсендә туган. 1941 елда урта мәктәпкә укырга керә, ләкин сугыш аның укуын бүлә. Сугыш тәмамланганнан соң, Гагариннар гаиләсе Гжатск шәһәренә күчә. 15 яшендә Мәскәү янындагы Люберцы шәһәрендә һөнәрчелек училищесына укырга керә һәм урта белемне эштән соң укып ала. 1951 елда ул Люберцы мәктәпне тамамлый. Ырынбур авиация училищенда белем алып, очучы теләге тормышка аша. 1957 елдан совет авиациясендә очучы булып хезмәт итә. 1961 елның 12 апрелендә Ю. А. Гагарин Галәмгә күтәрелә.

Гагарин космик очышка хәзерлекне космонавтларның беренче группасында башлый. Бик кызу әйләнешле центрифугада сынауларны, авырлыкны югалту очышы сынауларын ул уңышлы үтә. Дәүләт комиссиясе аны космоска очарга билгели.

Ул, моңарчы һич сыналмаган рейста берүзе очкан вакытта, беренче булып космик трасса ачуны өстеңә алуның никадәр җаваплы булуы турында уйлый. Җир йөзендәге барлык кешеләр алдында җаваплылык бит бу. Әмма космостан аның тавышы тыныч яңгырый:

- «Очыш әйбәт бара. Мин Җир горизонтын күрәм. Гаҗәеп матур яктылык!» – ди ул.

Гагаринның корабы, планетабыз тирәли орбита буенча 108 минутта тулы әйләнеш ясап, уңышлы рәвештә җиргә төште. Космик эра менә шулай башланды.

1968 елның 27 мартында Гагарин тәҗрибәле инструктор Владимир Серегин белән МИГ-15 истребителендә очканда, самолетта авария була һәм Владимир өлкәсендә җиргә төшеп шартлый.

Филателия һәм нумизматика[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Космонавтика көненә багышланган дәрес-конференция 2016 елның 4 март көнендә архивланган.

  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 1,4 1,5 http://www.federalspace.ru/1968