Юрий Новиков

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Юрий Новиков latin yazuında])
Юрий Новиков
Туган 25 март 1957(1957-03-25) (67 яшь)
Уфа, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  Россия
Башкортстан
Әлма-матер Башкорт дәүләт медицина университеты
Һөнәре невролог, университет профессоры, галим
Эш бирүче Башкорт дәүләт медицина университеты
Гыйльми дәрәҗә: медицина фәннәре докторы[d]
Гыйльми исем: профессор

Юрий Новиков (25 март 1957 ел, Уфа) — невролог. Медицина фәннәре докторы (2001), профессор (2002). Башкортстан Республиканың атказанган табибы (2000)[1].

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Юрий Олегович Новиков 1957 елның 25 мартында Уфа шәһәрендә туган. 1974 елда урта мәктәпне тәмамлагач, Башкорт дәүләт медицина институтына укырга керә.

1981 елда институтның дәвалау факультетын тәмамлый. Институтны тәмамлагач, Җөмһүрият клиник хастаханәсендә неврология буенча интернатура үтә.

1988 елда Башкорт медицина институтының нерв авырулары кафедрасына клиник ординатурага укырга керә.

1993 елда ул «Профилактика и лечение рефлекторных синдромов поясничного остеохондроза с применением традиционных методов у работников нефтеперерабатывающего завода» темасына кандидатлык диссертациясе уңышлы яклый.

2000 елда «Восстановительное лечение дорсалгий у работников нефтеперерабатывающей отрасли» темасына докторлык диссертациясе яклый.

2001-2005 елларда Башкорт дәүләт медицина университетының өстәмә профессиональ белем бирү институтында мануаль терапия кафедрасын җитәкли.

1994 елның 1 сентябреннән алып 2016 елның 8 августына кадәр өстәмә профессиональ белем бирү институтының медицина реабилитациясе кафедрасы профессоры нейрохирургия һәм рефлексотерапия курслары белән «Мануаль терапия үзәге» муниципаль унитар предприятиесенең баш табибы булып эшли. 2015 елның 1 сентябреннән Башкорт дәүләт медицина университетының өстәмә профессиональ белем бирү институтында нейрохирургия һәм рефлексотерапия курслары белән медицина реабилитациясе кафедрасы профессоры булып эшли.

Башкортстан Республиканың Мануаль медицина ассоциациясе президенты (1999 елдан )[1][2].

Фәнни эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ю. О. Новиков илнең остеопатия һәм мануаль терапия өлкәсендәге төп галимнәр исәбенә керә, аның хезмәтләре Россиядә һәм чит илләрдә яхшы билгеле. Аның хезмәтләрендә дорсалгия үсешенең сәбәпләре һәм механизмнары турында хәзерге заман карашы яктыртылган, аларның клиник чагылышлар сурәтләнгән, остеопатия, мануаль терапия, физиотерапевтик методикалар һәм дәвалау физкультурасы кулланып авыруларны дәвалау принциплары җентекле бирелгән. Ул медицинаның яңа югары нәтиҗәле юнәлеше — остеопатияның үстерүгә зур өлеш кертте. Башкортстан Республикасында мануаль терапия һәм остеопатия үсеше, спондилогик патологияне тергезүче дәвалауда бу алымнарны куллану аның исеме белән бәйле[1].

10 уйлап табу, 50-дән артык рационализаторлык тәкъдиме авторы, ул 200-дән артык фәнни хезмәт бастырып чыгарган. «Рефлекторных методов диагностики неврологических синдромов позвоночного остеохондроза» хезмәте өчен Башкортстан комсомолының фән, техника һәм җитештерү өлкәсендәге премиясе лауреаты (1989). 3 монография авторы.

.Аның җитәкчелегендә 9 кандидатлык диссертациясе якланган.

2012 елда Башкортстан Республикасы Уфа шәһәре шәһәр округы хакимиятенең Поче грамотасы белән бүләкләнә.

2018 елда сәламәтлек саклау өлкәсендәге казанышлары һәм күп еллык намуслы эшчәнлеге өчен Россия Федерациясе Президентының рәхмәт хаты белән бүләкләнә[2].

Новиков Ю. О. — Башкортстан Республикасының атказанган табибы, югары квалификацияле мануаль терапевт. Аның тарафыннан (автордашлыкта) мануаль терапия һәм остеопатияның төп бүлекләре буенча курсантлар өчен практик дәресләргә методик күрсәтмәләр һәм рекомендацияләр басылган.

Җөмһүрият Сәламәтлек саклау министрлыгының остеопатия буенча баш штаттан тыш белгече, Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгының «Остеопатия»белгечлеге буенча профильле комиссия әгъзасы, «Мануальная терапия» һәм «Здоровье семьи XXI век» журналларының редакция советына керә[2].

Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре[1][үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Башкортстан Республиканың атказанган табибы (2000),
  • Уфа шәһәре шәһәр округы хакимиятенең Мактау грамотасы (2012),
  • Россия Федерациясе Президентының Рәхмәт хаты (2018),

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 Энциклопедия ИЗВЕСТНЫЕ УЧЕНЫЕ
  2. 2,0 2,1 2,2 БГМУ Новиков, archived from the original on 2018-07-02, retrieved 2022-05-12 

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]