Якутия походы
| Якутия походы | |||||||||
|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
| Русия ватандашлар сугышы | |||||||||
|
|||||||||
| Көндәшләр | |||||||||
| Командирлар | |||||||||
| Көндәш якларның көчләре | |||||||||
| мәгълүмәтләр юк | |||||||||
| Хәрби югалтулар | |||||||||
| мәгълүмәтләр юк | |||||||||
Якутия фетнәсе яки Якутия походы (рус. Якутский мятеж/Якутский поход) — Ватандашлар сугышның соңгы эпизоды. Сугыш хәрәкәтләре 1921 елның сентябреннән 1923 елның июньгә кадәр дәвам иткәннәр.
Эчтәлек |
[үзгәртү] Тарих
[үзгәртү] 1921-1922 еллар
Хәзерге Якутиянең көнчыгышында 1921 елның сентябрьдә, якынча 200 акгвардиячеләр катнашында, восстание башлаган. 1922 елның мартында алар Чурапчада Вакытлыча Якутия хәкүмәтне оештыралар. 23 мартында Михаил Коробейниковның «Якутск халык армиясе» Якутскны басып ала, урындагы Кызыл Армия гарнизонны өлешчә бетерегәч, өлешчә пленга алгач.
Апрельдә фетнәчеләр Владивостокта урнашкан Вакытлыча Амур буендагы Хөкүмәтеннән ярдәмне сораганнар. 27 апрельдә Советлар Якутия АССР барлыкка килүе турында игълан иткәннәр һәм восстаниены бастыру өчен экспедицияне җибәргәннәр. 1922 елның җәендә акларны Якутсктан куып чыгарылганнар һәм алар Тын океанның яр буена чигенәләр; Охотск һәм Аян шәһәрләрне басып алгач, аклар Владивостоктан яңадан ярдәмне сораганнар.
30 августта, фетнәчеләргә ярдәм күрсәтү максаты белән Анатолий Пепеляев җитәкчелеге астында 750 доброволецлардан комплектлаштырылган Тын океанның флотилиясе Владивостктан кузгалып китә. Өч көн үткәч, Пепеляев отряды Аянда төшә һәм Якутскка таба киткән. Октябрь ахырында, кайвакытта Пепеляев Нельканны басып алган, аңа Владивостокны кызыллар басып алганнар турында хәбәр иткәннәр.
[үзгәртү] 1923 ел
1922 елның 31 декабрьдә Советлар Берлеге барлыкка килү моментта, Пепеляев контроль астында зур түгел Аян—Охотск—Нелькан районы Русиянең бер генә «аклар» контроль астында территориясе булган. Февральдә Пепеляев отрядына каршы большевиклар Иван Строд җитәкчелеге астында отряд җибәргәннәр. 12 февральдә алар Пепеляев отрядны Сасыл-Сасыы астында җиңәләр, ә мартта аны Амгадан куып җибәрәләр.
1923 елның 24 апрельдә Владивостоктан Аянга Степан Востецов җитәкчелеге астында кызылармиячеләр отряды «Ставрополь» һәм «Индигирка» корабларда йөзеп китә. Ак Армиянең калган өлешләре башта Охотскта, аннан соң Аян янында (16 июнь) җиңеләләр. Генерал Пепеляев, 103 ак офицерлар һәм 230 солдатларны тотып алалар һәм Владивостокка җибәргәннәр.
1925 елда Якутия территориясендә акгвардия бандалар тулысынча бетерелгәннәр.[1]
[үзгәртү] Искәрмәләр
[үзгәртү] Тышкы сылтамалар
- Последние бои на Дальнем Востоке. М., Центрполиграф, 2005.
- Александр Петрушин. Омск, Аян, Лубянка… Три жизни генерала Пепеляева. // «Родина», 1996 № 9.
- Клипель В. И. Аргонавты снегов. О неудавшемся походе генерала А. Пепеляева. [1]
- Пепеляевщина. 6 сентября 1922 — 17 июня 1923 гг. [2]
- Грачев Г. П. Якутский поход генерала Пепеляева (под ред. П. К. Конкина) [3]