Якутия явы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Русия ватандашлар сугышы
Төп низаг: «Якутия явы»
Дата

сентябрь 192116 июнь 1923

Урын

Якутск өлкәсе, Камчатка өлкәсе, Охот диңгезе

Нәтиҗә

ССРБ җиңүе (ватандашлар сугышының ахыры, ак фетнәчеләрнең калган өлешләре чит илләргә эвакуацияләнәләр)

Көндәшләр
Flag of Russian SFSR (1918-1937).svg РСФСР (1922 елның 30 декабрьгә кадәр)
Flag of the Soviet Union (1923-1955).svg ССРБ (1922 елның 30 декабреннән)
Русия байрагы Ак хәрәкәте
Сәргаскәрләр
Flag of Russian SFSR (1918-1937).svg Flag of the Soviet Union (1923-1955).svg Иван Строд
Flag of Russian SFSR (1918-1937).svg Flag of the Soviet Union (1923-1955).svg Степан Вострецов
Русия байрагы Михаил Коробейников (1922 елның 2 сентябрьгә кадәр)
Русия байрагы Анатолий Пепеляев # (1922 елның 2 сентябреннән)
Яклар көчләре
мәгълүмәтләр юк Русия байрагы якынча 200 кеше (1922 елның 2 сентябрьгә кадәр)
Русия байрагы якынча 950 кеше (1922 елның 2 сентябреннән)
Югалтулар
мәгълүмәтләр юк Русия байрагы 1923 елның 16 июньдә Пепеляев, 103 офицер һәм 230 солдатлар пленга алынганнар.

Якутия фетнәсе яки Якутия явы (рус. Якутский мятеж/Якутский поход) — Ватандашлар сугышның соңгы эпизоды. Сугыш хәрәкәтләре 1921 елның сентябреннән 1923 елның июньгә кадәр дәвам иткән.

Тарих[үзгәртү]

1921-1922 еллар[үзгәртү]

Иван Строд (1891—1938)
Анатолий Пепеляев (1891—1938)

Хәзерге Якутиянең көнчыгышында 1921 елның сентябрендә, якынча 200 акгвардияче катнашында баш күтәрү башланган. 1922 елның мартында алар Чурапчада Вакытлыча Якутия хәкүмәтен оештыралар. 23 мартында Михаил Коробейниковның «Якутск халык армиясе» урындагы Кызыл Армия гарнизонын өлешчә бетереп, өлешчә әсирлеккә алып Якутскны басып ала.

Апрельдә фетнәчеләр Владивостокта урнашкан Вакытлыча Амур буендагы Хөкүмәттән ярдәм сорый. 27 апрельдә Советлар Якутия АССРы барлыкка килүе турында игълан итә һәм восстаниене бастыру өчен экспедиция җибәрә. 1922 елның җәендә «аклар»ны Якутсктан куып чыгаралар һәм алар Тын океан яр буена чигенәләр; Охотск һәм Аян шәһәрләрен басып алгач, аклар Владивостоктан яңа ярдәм сорыйлар.

30 августта фетнәчеләргә ярдәм күрсәтү максаты белән Анатолий Пепеляев җитәкчелеге астында Владивостктан 750 ирекле кешедән комплектлаштырылган Тын океан флотилиясе кузгалып китә. Өч көн үткәч Пепеляев отряды Аянга төшә һәм Якутскка таба китә. Октябрь ахырында, Пепеляев Нельканны басып алган вакытта, аңа Владивостокны Кызыллар басып алуы турында хәбәр итәләр.

1923 ел[үзгәртү]

1922 елның 31 декабрендә Советлар Берлеге барлыкка килгән моментта, Пепеляев контроле астында зур булмаган Аян—Охотск—Нелькан районы Русиянең бердән бер «аклар» контроле астындагы территориясе булган. Февральдә Пепеляев отрядына каршы большевиклар Иван Строд җитәкчелеге астында отряд җибәрә. 12 февральдә алар Пепеляев отрядын Сасыл-Сасыы астында җиңәләр, ә мартта аны Амгадан куып җибәрәләр.

1923 елның 24 апрельдә Владивостоктан Аянга Степан Востецов җитәкчелеге астында кызылармиячеләр отряды «Ставрополь» һәм «Индигирка» корабларында йөзеп китәләр. Ак Армиянең калган өлешләре башта Охотскта, аннан соң Аян янында (16 июньдә) җиңеләләр. Генерал Пепеляевны, 103 ак офицерны һәм 230 солдатны тотып алалар һәм Владивостокка җибәрәләр.

1925 елда Якутия территориясендә акгвардия бандалары тулысынча юк ителгәннәр.[1]

Искәрмәләр[үзгәртү]

Тышкы сылтамалар[үзгәртү]

  • Последние бои на Дальнем Востоке. М., Центрполиграф, 2005.
  • Александр Петрушин. Омск, Аян, Лубянка… Три жизни генерала Пепеляева. // «Родина», 1996 № 9.
  • Клипель В. И. Аргонавты снегов. О неудавшемся походе генерала А. Пепеляева. [1]
  • Пепеляевщина. 6 сентября 1922 — 17 июня 1923 гг. [2]
  • Грачев Г. П. Якутский поход генерала Пепеляева (под ред. П. К. Конкина) [3]