Яндекс

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү

Бу мәкаләнең латин әлифбасындагы игезәге бар.

Яндекс

URL www.yandex.ru
Табышлы әйе
Төр эзләү системасы, интернет-портал
Теркәлү 1997 елның 23 сентябре
Телләр рус, татар, украин, беларус, казакъ, инглиз, төрек[1]
Хуҗасы «Яндекс» ҖЧҖ
Эшли башлау вакыты 1997 ел
Халәте актив эшли
Телефон 8 800 333-96-39
Яндекс-Казан логотибы

Я́ндексэзләү системасы һәм интернет-портал хуҗасы булган Русия ИТ-ширкәте. Русиянең иң эре эзләү системасы буларак танылган. 2010 елның 30 июненнән башлап сайт татар телендә дә эшли[2], 2011 елның 30 сентябреннән башлап — төрек телендә дә[3].

2015 елның 2 июненнән Яндекс системасының тәрҗемә хезмәтенә татар теле өстәлде. Әлегә бета-версиядә (сынау өлгесе) булса да, инде хәзер татар теленә һәм татар теленнән 47 телгә тәрҗемә ясап була. Бу – татар теле өчен ачык кулланыштагы беренче онлайн тәрҗемәче.[4]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]