Яңа Мәчәләй
Яңа Мәчәләй | |
Дәүләт | Россия[1] |
---|---|
Административ-территориаль берәмлек | Сельское поселение Кротково[d][1] |
Почта индексы | 446491 |
Яңа Мәчәләй (рус. Новомочалеевка) — Россиянең Самара өлкәсенең Похвистнево районындагы татар авылы. Кротково авыл җирлеге составына керә.
Географиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Авыл Самара өлкәсенең төньяк-көнчыгыш өлешендә, Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгы[2], урман-дала зонасында[3], Олы Кенәле елгасы ярында, район үзәге Похвистнево шәһәреннән төньяк-көнбатышка таба якынча 16 километр ераклыкта урнашкан (туры сызык буенча).
- Климат
Климат уртача континенталь. Һаваның уртача еллык температурасы 3,1 ° C. Иң җылы айның (июль) һава температурасы 19,2 ° C (абсолют максимум 37 ° C); иң салкын (гыйнвар) -13,3 ° C (абсолют минимум -46 ° C). Еллык уртача явым-төшем 430 мм, аларның күбесе җылы вакытка туры килә. Кар каплавы 163 көн дәвам итә.
Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Авылны 1907 елда Самар өлкәсе Похвистнево районы Мәчәләй авылы кешеләре нигезләгән.[4]
1931 елда 33 хуҗалыкта 177 кеше яшәгән.[4]
Халык саны[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Халык саны |
---|
2010[5] |
135 |
- Милли составы
2002 елда авылда 153 кеше, 2010 елда авылда 135 кеше яшәгән,[6] татарлар.[7]
Дин[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Авылда 1990 елдан мәчет эшләп килә.[4]
Социаль өлкә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Авылда фельдшер-акушерлык пункты һәм мәдәният йорты эшли.[4]
Мәгариф[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
1911 елда беренче мәктәп ачыла, ул Иске Ярмәк авылы мәдрәсәсе нигезендә белем биргән. 1922 елда ябыла.[4]
Икътисады[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
1929 елда Нариманов исемендәге колхоз оеша. 1951 елда «Кызыл партизан» колхозы белән берләштерелә, 1955 елда «Ленин юлы» колхозы дип үзгәртелә. Бүгенге көндә таркалган.[4]
Халык нигездә шәхси йорт яны хуҗалыгы тоту белән шөгыльләнә. 4 фермер хуҗалыгы бар.[4]
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ↑ 1,0 1,1 ОКТМО. 185/2016. Приволжский ФО
- ↑ Схемы территориального планирования муниципального района Камышлинский Самарской области. Федеральная государственная информационная система территориального планирования (ФГИС ТП).(үле сылтама)
- ↑ Приказ Министерства природных ресурсов Российской Федерации от 28 марта 2007 г. № 68 «Об утверждении Перечня лесорастительных зон и лесных районов Российской Федерации»
- ↑ 4,0 4,1 4,2 4,3 4,4 4,5 4,6 Татарская деревня в местах компактного проживания татар в Среднем Поволжье: история и современность /Материалы круглого стола, проведённого в Институте татарской энциклопедии и регионоведения Академии наук Республики Татарстан (Казань, 27.10.2017). Научный справочник. Отв. ред. Л.М.Айнутдинова, Б.Л.Хамидуллин. – Казань: ОП «Институт татарской энциклопедии и регионоведения АН РТ», 2017. – 208 с., илл.
- ↑ Статистический сборник «Численность и размещение населения Самарской области»
- ↑ Численность и размещение населения Самарской области. Статистический сборник.
- ↑ Коряков Ю. Б.. База данных «Этно-языковой состав населённых пунктов России».