Яңа Җир

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Яңа Җир latin yazuında])
Яңа Җир
...хөрмәтенә аталган FETCH_WIKIDATA
Сәгать кушагы UTC+04:00
Җәгърафия
АТБ Архангельск өлкәсе
Ил Россия
Мәйдан 35,000 квадрат миль, 90,650 км²
ДДӨБ 1547 метр Edit this on Wikidata
Сулык Төньяк Боз океаны
Координатлар 73.9525°N 56.34861°E Edit this on Wikidata
Карта


Яңа Җир (рус. Новая Земля) — Баренц һәм Кара диңгезләре арасында урнашкан утраулар төркеме; административ ягыннан Архангельск өлкәсенең Яңа Җир муниципаль берәмлеге составына керә.

География[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Архипелаг ике зур утраудан (Төньяк һәм Көньяк) һәм күп кече утраулардан тора һәм көньяк-көнбатыштан төньяк-көнчыгышка 925 километргпа сузылган. Иң төньяк ноктасы — Зур Оран утрауларының көнбатыш утравы, иң көньяк ноктасы — Пектухов архипелагының Пынин утраулары, иң көнбатыш ноктасы — Төньяк утравының Казлар җире урымутравының исемсез борыны, иң көнчыгыш ноктасы — Флиссинген борыны (ул Аурупаның иң көнчыгыш утрау ноктасы булып та тора).

Климат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Яңа Җир диңгез арктик климаты зонасында урнашкан. Кыш озын һәм суык булып тора, көчле (40 — 50 м/сек) җилләр һәм бураннар исүе сәбәпле Яңа Җирне әдәбияттә «Җилләр иле» дип атыйлар. Иң салкын ай (март) температурасы — — 14…— 17 °С (көнбатыш) — — 19…— 22 °С (көнчыгыш), Иң җылы ай (август) температурасы — — 2,5…— 6,5 °С. Уртача еллык явым-төшем күләме — 300—600 мм.

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]