ЦСКА (хоккей клубы, Мәскәү)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/ЦСКА (хоккей клубы, Мәскәү) latin yazuında])
(ҮСКА (хоккей клубы, Мәскәү) битеннән юнәлтелде)
ЦСКА (Мәскәү)
Ил: Русия Русия
Шәһәр: Мәскәү
Нигезләнгән: 22 декабрь 1946[1]
Элеккеге исемнәр: 1951 елга кадәр — ЦДКА
1954 елга кадәр — ЦДСА
1959 елга кадәр — ЦСК МО
Өй аренасы: ЦСКА Арена (на 12 100)
Төсләр:          
Хоккей лигасы: КХЛ
Дивизион: Тарасов дивизионы

Конференция: Көнбатыш
Рәсми сайт: https://cska-hockey.ru/

ЦСКАМәскәүдән Континенталь хоккей лигасында чыгыш ясаучы Россия хоккей клубы. 1946 елда ЦДКА (рус. Центральный дом Красной Армии) исеме астында нигезләнгән. 1951 елда ЦДСА (рус. Центральный дом Советской Армии) дип үзгәртелгән. 1954 елда ЦСК МО (рус. Центральный спортивный клуб Министерства обороны) итеп үзгәртелә, 1959 елга кадәр шул исем астында чыгыш ясаган. 1959 елдан ЦСКА исемен йөртә.

Өйдәге матчларын «ЦСКА Арена»да (2018 елның маена кадәр — В. М. Бобров исемендәге ЦСКА боз спорт комплексында) үткәрә[2].

Армия клубы Россия һәм дөнья хоккей тарихында иң титуллы клуб булып тора. Халыкара аренада ул 20 тапкыр Европа чемпионнары кубогында җиңү яулаган. МХЛ клубларына каршы 37 уен үткәргән, аларда 27 җиңү яулаган, ике тапкыр тигез исәпкә уйнаган һәм 8 тапкыр җиңелгән. Моннан тыш, клуб уенчылары һәм тәрбияләнүчеләре күп тапкырлар дөнья һәм Олимпия уеннары чемпионнары, Канада Кубогы ияләре, Стэнли Кубогы ияләре булганнар.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. История клуба — ХК ЦСКА. 2023-07-14 тикшерелгән.
  2. ЦСКА переезжает в «Парк Легенд». cska-hockey.ru. 2018-05-14 тикшерелгән.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]