Әл-Фатих мәчете (Манама)
Мәчет | |
Ил | Бәһрәйн |
шәһәр | Манама |
Дин | Ислам |
Кайсы дини агымга карый | сөнни |
Төп даталар: 1988 ( төзелеш тәмамланган)
| |
Халәте | гамәлдә |
Әл-Фатих мәчете (гарәп. مسجد الفاتح) — Бәһрәйн башкаласы Манама шәһәрендә урнашкан мәчет — илдә ислам дине һәм мөселман мәдәниятенең символы. Иң зур мәчетләрнең берсе (берьюлы 7 мең кешене сыйдыра ала). Бәһрәйннең танылган туристлык үзәге (җомга һәм дини бәйрәм көннәреннән башка көннәрендә керү ирекле).
Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Төп мәкалә: Бәһрәйндә ислам
Мәчет 1987 елда Бәһрәйн әмире Гайсә ибн Сәлмән Әл-Хәлифә тарафыннан планлаштырылган һәм 1988 елда төзелеп беткән. Мәчет — хәзерге заман ислам архитектурасының матур үрнәге.
Бәһрәйннең идарә итүче династиясенә нигез салучы, беренче хәким (1783—1796) Әхмәд Әл-Фатих (Әхмәд Яулап алучы) хөрмәтенә мәчеткә «Әл-Фатих» исеме бирелгән.
Архитектурасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Мәчетнең төп гөмбәзе пыяла җепселеннән ясалган һәм 60 тоннадан артык авырлыкта. Әл-Фатих мәчете комплексына җәмәгатьчелек өчен 2006 елда ачылган яңа Милли китапханә керә.
Галерея[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
-
Төп намаз залы
-
Мәчет капкалары
-
Мәчет төнлә
Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Ahmed Alfateh Islamic Center(ингл.)(гар.)
- آل محمود: تجمع الفاتح الدرع الأول للبحرين ومنع سيل الدم باك مشين 2020 елның 2 май көнендә архивланган.. alwatannews.net(гар.)
- Ahmed Alfateh Islamic Center в 2020(рус.)
- Al Fateh Grand Mosque 2020 елның 26 февраль көнендә архивланган.