Әхмәт Уразаев-Кормаши
(Әхмәд Уразаев-Кормаши битеннән юнәлтелде)
Уразаев Кормаши Әхмәт | |
---|---|
Туган телдә исем | Әхмәт Мөхәммәтзариф улы Уразаев |
Туган | 1855 Курган өлкәсе Звериноголовское |
Үлгән | 1883 Кызылъяр, Акмола өлкәсе, Дала генерал-губернаторлыгы[d], Россия империясе |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | Россия империясе |
Һөнәре | шагыйрь |
Уразаев Кормаши Әхмәт (1855-1883) – шагыйрь, романтик сюжетлы, көйле "Бүз егет" һәм "Тахир илә Зөһрә" поэмалары авторы.
Биография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Бабасы Минзәлә кантоны Иске Кормаш авылында имам була. Атасы Курган өлкәсе Звериноголовское шәһәрендә төпләнә. Кормаши шунда туса да туганнары янына – Иске Кормашка кайтып йөри. Тәхәллусе шуңа бәйле. Бик яшьли вафат була.
Басылган әсәрләре:[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- "Бүз егет".Казан.1874.
- "Таһир илә Зүһрә" 1876.Казан.
Бу ике китап та бик күп тапкыр басылганнар. Казан федераль (Идел буе) университетының китапханәсендә Бүз егетнең 19, Таһир илә Зөһрәнең 13 төрле басмасы саклана.
Чыганак[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Гайнуллин М. Татар әдәбияты. 18 йөз:дәреслек хрестоматия. — Казан:ТаТКНигоиздат, 1957. — 284-339 бит.
- Гайнетдинов М. Әхмәт Уразаев-Кормаши//Татар әдәбияты тарихы. — 2т. — Казан:ТКН., 1985. — 431-440 бит.
- Татар поэзиясе антологиясе. — Казан:ТКН.,1992. — 360-364 бит.