Әхмәт Уразаев-Кормаши

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Уразаев Кормаши Әхмәт
Туу датасы 1855 ел(1855)
Туу җире Курган өлкәсе Звенигород
Ватандашлыгы Русия империясе
Милләте татар
Үлем датасы 1883 ел(1883)

Уразаев Кормаши Әхмәт (1855-1883) – шагыйрь, романтик сюжетлы, көйле "Бүз егет" һәм "Тахир илә Зөһрә" поэмалары авторы.

Биография[үзгәртү]

Бабасы Минзәлә кантоны Иске Кормаш авылында имам була. Атасы Курган өлкәсе Звенигород шәһәрендә төпләнә. Кормаши шунда туса да туганнары янына – Иске Кормашка кайтып йөри. Тәхәллусе шуңа бәйле. Бик яшьли вафат була.

Басылган әсәрләре:[үзгәртү]

  • "Бүз егет".Казан.1874.
  • "Таһир илә Зүһрә" 1876.Казан.

Бу ике китап та бик күп тапкыр басылганнар. Казан федераль (Идел буе) университетының китапханәсендә Бүз егетнең 19, Таһир илә Зөһрәнең 13 төрле басмасы саклана.

Чыганак[үзгәртү]

  • Гайнуллин М. Татар әдәбияты. 18 йөз:дәреслек хрестоматия. — Казан:Таткнигоиздат, 1957. — 284-339 бит.
  • Гайнетдинов М. Әхмәт Уразаев-Кормаши//Татар әдәбияты тарихы. — 2т. — Казан:ТКН., 1985. — 431-440 бит.
  • Татар поэзиясе антологиясе. — Казан:ТКН.,1992. — 360-364 бит.