Әхмәт Уразаев-Кормаши

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Әхмәт Уразаев-Кормаши latin yazuında])
Уразаев Кормаши Әхмәт
Туган телдә исем Әхмәт Мөхәммәтзариф улы Уразаев
Туган 1855(1855)
Курган өлкәсе Звериноголовское
Үлгән 1883(1883)
Кызылъяр, Акмола өлкәсе, Дала генерал-губернаторлыгы[d], Россия империясе
Милләт татар
Ватандашлыгы Россия империясе
Һөнәре шагыйрь

Уразаев Кормаши Әхмәт (1855-1883) – шагыйрь, романтик сюжетлы, көйле "Бүз егет" һәм "Тахир илә Зөһрә" поэмалары авторы.

Биография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бабасы Минзәлә кантоны Иске Кормаш авылында имам була. Атасы Курган өлкәсе Звериноголовское шәһәрендә төпләнә. Кормаши шунда туса да туганнары янына – Иске Кормашка кайтып йөри. Тәхәллусе шуңа бәйле. Бик яшьли вафат була.

Басылган әсәрләре:[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • "Бүз егет".Казан.1874.
  • "Таһир илә Зүһрә" 1876.Казан.

Бу ике китап та бик күп тапкыр басылганнар. Казан федераль (Идел буе) университетының китапханәсендә Бүз егетнең 19, Таһир илә Зөһрәнең 13 төрле басмасы саклана.

Чыганак[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Гайнуллин М. Татар әдәбияты. 18 йөз:дәреслек хрестоматия. — Казан:ТаТКНигоиздат, 1957. — 284-339 бит.
  • Гайнетдинов М. Әхмәт Уразаев-Кормаши//Татар әдәбияты тарихы. — 2т. — Казан:ТКН., 1985. — 431-440 бит.
  • Татар поэзиясе антологиясе. — Казан:ТКН.,1992. — 360-364 бит.