4-че Уфа ТЭЦ-ы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/4-че Уфа ТЭЦ-ы latin yazuında])

4-че Уфа ТЭЦ-ы (баш. 4-се Өфө йылылыҡ электр үҙәге, рус. Уфимская ТЭЦ-4)- Җылылык электр үзәге. Башкортстан генерацияләү компаниясе филиалы. Электр һәм җылылык энергиясен эшләп чыгара.

Составына казанлык, турбина, электр, химия, технологик процеслар белән автоматлаштырылган идарә итү системасы, техник хезмәтләндерү, төзәтү-төзелеш цехлары; химик-аналитик лабораториясе; җитештерү мәйданчыгы (1-че Уфа ТЭЦ-ы [1]) керә.

2013 елда 649 кеше эшләгән.

Продукциясен кулланучылар – Уфа халкы һәм предприятеләре.

ТЭЦта җылылык энергиясе электр энергиясе белән бер вакытта эшләп чыгарыла (энергияне аерым җитештерү белән чагыштырганда җитештерү экономиясе 1,5—2 тапкыр арта).

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1954 елда Черниковкада (хәзерге Уфаның Черниковка бистәсе) нигез салына[2], 1956 елда берничә чираты сафка кертелә, 1992 елда алып "Башкирэнерго" ААҖ филиалы (2012 елда бирле "Башкортстан генерацияләү компаниясе" ҖЧҖ филиалы). 4 нче Уфа ТЭЦ-ы БР-да беренче тапкыр кәрәзле тыгызлагычлар куеп диафрагмалар козырекларын модернизацияләү үткәрелә (1990-елларда). 2013 елда 111429,9 млн кВт•сәг электр энергиясе эшләп чыгарыла һәм 295,6 млн Гкал җылылык энергиясе җибәрелә.

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. архив күчермәсе, archived from the original on 2018-03-08, retrieved 2018-03-02 
  2. архив күчермәсе, archived from the original on 2018-03-04, retrieved 2018-03-02