Unity (эш өстәле тирәлеге)
| Unity | |
|
Unity эш өстәле тирәлеге Ubuntu 11.04 Beta 2 юрамасында
|
|
| Төр | Эш өстәле тирәлеге |
| Уйлап табучылар | Canonical, Ubuntu бергәлеге, Ayatana бергәлеге |
| Язылу теле | C, Vala, Qt |
| ОС | Linux |
| Интерфейс теле | Күптелле |
| Беренче чыгарылыш | 2010 елның 3 июне |
| Җиһазлы платформа | Шәхси санак, нетбук |
| Соңгы юрамасы | 3.8.10 (14 aprile 2011 (2011 елның 14 апреле) |
| Лицензия | GNU GPL v3, GNU LGPL v3 |
| Сәхифә | unity.ubuntu.com |
Unity — Canonical ширкәте тарафыннан Ubuntu операцион системасының GNOME эш өстәле өчен ирекле тышчасы.
Эчтәлек |
Тарих [үзгәртү]
10.10 юрамасыннан башлап Unity Ubuntu Netbook Edition өчен төп тышча буларак кулланыла башлый. Аның ярдәмендә нетбукларның кечкенә экраннарын тагын да кулайрак кулланырга ярдәм итә, шулай ук, мәсәлән, ачылган программалар арасында күчеш ясау өчен вертикаль панель[1].
Хәзерге вакытта тәрәз менеджеры буларак Mutter куллана, ләкин шулай да Ubuntu 11.04 юрамасына аны Compiz белән алмаштырырга уйлыйлар. Шуның белән беррәттән Ubuntu 11.04 юрамасыннан башлап, Canonical компаниясе төп тышча булып саналган GNOME'ны Unity'га алмаштырырга планлаштыра, моның сәбәбе GNOME уйлап табучылары белән чыккан кайбер каршылыклар. Шуңа да карамастан барлык кушымталар әлегә GNOME'нан алыначак[2].
«Unity is a desktop shell for GNOME. This is not the same as a totally new desktop environment. A desktop shell is the interface that you use. Unity will still use the same GNOME apps and libraries that the current desktop does. GNOME shell is an example of another shell for GNOME.»
What is «Ubuntu Unity»? на http://askubuntu.com/(ингл.)
Марк Шаттлворт сүзләренә караганда, Canonical киләчәктә Unityны X Window System тәрәзә системасыннан Waylandкка күчерергә планлаштыру турында да әйтә. Ул шулай ук, X өчен уйлап табылган барлык кушымталарның да бу яңа системада эшләвен һәм яңа системага күчкән вакытта GNOME һәм KDE уйлап табучыларына да ярдәм итәчәген әйтеп үтте[3].
Интерфейсның төп элементлары [үзгәртү]
- Ачу менеджеры
- Эш өстәленә ачылган барлык программаларны төркемнәргә бүлә. GNOME төп менюсын алмаштыра (Кушымта/Күчеш/Система), кулланучылар тарафыннан ясалучы «Сайланган» төркемен тәэмин итә.
- Глобаль меню
- Кушымта менюсыныд башлыгын һәм юлын төп тәрәзәдә түгел, ә өстәге панельдә урнаштыра.
- «Home» төймәсе
- Кушымталар һәм файллар бүлеген ача.
- Dash
- Һәрбер кушымта турында тулырак мәгълүмат күрсәтә, шулай ук гади файл менеджеры да бар.
- Maximus
- Барлык тәрәзәләрне тулысынча ачып куя.
Искәрмәләр [үзгәртү]
- ↑ Ubuntu Unity Interface Tailored for Netbook Screens (ингл.), ITWorld. Тикшерелде 2 ноябрь 2010.
- ↑ В Ubuntu 11.04 GNOME Shell урынына Unity тышчасын кулланачак (рус.), OpenNET (25 октябрь, 2010 ел). Тикшерелде 2 ноябрь 2010.
- ↑ Шаттлворт, Марк. Unity on Wayland (ингл.) (4 ноябрь, 2010 ел). Тикшерелде 5 ноябрь 2010.
Сылтамалар [үзгәртү]
| Викиҗыентыкта? Unity |
- Ubuntu Unity рәсми сәхифәсе
- Ubuntu Unity - launchpad.net сәхифәсендә
- Unity UbuntuWiki сәхифәсендә
- What is «Ubuntu Unity»? на http://askubuntu.com/(ингл.)
|
|
||
|---|---|---|
| Төп | Canonical Ltd. · Релизлар · Идеология · Ubuntu Certified Professional · Ubuntu Foundation | |
| Кешеләр | Джоно Бэкон · Марк Шаттлворт | |
| Рәсми | Edubuntu · Gobuntu · Kubuntu · Ubuntu Mobile · Ubuntu Netbook Edition · Ubuntu Server · Ubuntu Studio · Xubuntu | |
| Рәсми булмаган | Mint · Runtu · Lubuntu · Nexenta OS · gOS · OpenGEU · Mythbuntu | |
| Программа белән тәэмин ителеш | Яңарту менеджеры · Ubuntu кушымталар үзәге · Bazaar · Gdebi · GNOME · GNOME Shell · Launchpad · Nautilus · Plymouth · Ubiquity · Ubuntu One · Ubuntu Tweak · Unity · Upstart · Uncomplicated Firewall · Usplash · Wubi · XSplash | |
| Басма продукция | Full Circle Magazine · Ubunchu! · Ubuntu User | |
| Debian проектыннан алынганнар | APT · Aptitude · deb · debconf · Debian Almquist shell · dpkg | |