Debian
Debian |
|
Debian GNU/Linux 6.0 («Squeeze») GNOME эш өстәле белән |
|
| Уйлап табучы |
Debian проекты |
|---|---|
| ОС гаиләсе | |
| Беренче чыгыш | |
| Соңгы юрама | |
| Төшнең төре | |
| Интерфейс | |
| Лицензия | |
| Халәте |
Актуаль |
| Веб-сәхифә | |
Debian ([ˈdɛbiən] кебек әйтелә) — ачык кодлы ирекле программа белән тәэмин ителештән һәм кайбер ябык кодлардан торучы операцион система. Бүгенгесе көндә Debian GNU/Linux — иң популяр һәм их кирәкле Linux дистрибутивлары рәтенә керә[2], бары аның ярдәмендә генә мондый төрдәге ОС үзенең үсү чорын кичерә[3]. Шула ук башка төшләрдә ясалган дистрибутивлар: Debian GNU/Hurd, Debian GNU/kNetBSD һәм Debian GNU/kFreeBSD. Debian операцион система буларак серверлар өчен һәм эш станцияләре өчен дә кулланыла ала.
Debian башка дистрибутивларга караганда иң күп пакетлар саклагычына ия, аларның барсында да куллану өчен кирәкле программалар, хәтта аларның сан ягыннан түгел, ә тәэмин итүче архитектуралар ягыннан алар: ARMнан башлап, популяр булган x86 һәм PowerPC, яңа 64-разрядлы AMD, һәм IBM S/390 белән тәмамлана.
Саклагычлар белән эш итү өчен бик күп программалар бар, аларның иң популяры — Advanced Packaging Tool (APT).
Debian бик күп дистрибутивлар өчен башлангыч булып тора (йөздән артык, тулырак Debian гша нигезләнгән дистрибутивлар). Иң танылганнары — Adamantix, Bioknoppix, Dreamlinux, Clusterix, Gnoppix, Knoppix, Ubuntu, Libranet, Linspire, MEPIS, Xandros Desktop OS һәм Maemo.
«Debian» сүзе проектка нигез салучы Ян Мёрдок (Ian Murdock) һәм аның якын дусты (соңрак хатыны, хәзер элекккеге хатыны) Дебра (Debra) баш иңекләреннән килеп чыккан.
[үзгәртү] Релизлары
Debian релизлары өч тармакка бүленә:
- стабиль (stable), ул үз өченә рәсми дистрибутивка кергән барлык пакетларны ала;
- тест ясалучы (testing), бу юрамадан стабиль дистрибутив ясала;
- стабиль булмаган (unstable), бу пакеттан барысы да тест ясалучы релизга күчерелә.
Шула ук эксперименталь(experimental) релиз да була, моңа бик күп үзгәрешләр кичергән пакетлар гына урнаштырыла.
[үзгәртү] Искәрмәләр
[үзгәртү] Сылтамалар
- Рәсми халыкара сәхифәсе
- Debian GNU/Linux урнаштыру буенча ярдәмче сайт(ингл.)
- Debian идарәчеләренә һәм кулланучыларына ярдәм(ингл.)
- Debian консультантлары(рус.)
- Debian Wiki(рус.)
- unixforum.org сәхифәсендә Debian тармагы(рус.)