WikiLeaks

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/WikiLeaks latin yazuında])
WikiLeaks

Ил  Австралия
Табышлы Юк
Төр Документлар базасы
Йөрткеч програм тәэминат MediaWiki[d]
Теркәлү 4 октябрь 2006
Телләр Күптелле
Хуҗасы The Sunshine Press
Эшли башлау вакыты 2006 елның декабре
Халәте актив
URL wikileaks.org

WikiLeaks (/ˌwɪkɪˈliːks/) — халыкара социаль интернет-проект. Проектның максаты булып "саркып югалу нәтиҗәсендә киң җәмәгатьчелеккә ачылган документларны нәшер итү һәм тарату" санала.

Нәшер ителгәннәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Vault7[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2017 елның 7 март көнендә Үзәк күзләү идарәсенең барлыктагы төрле операцион системалар нигезендә (мәс. Microsoft'ның төрле буын Windows, Apple Inc.'ның Mac OS X һәм IOS, Google'ның Android, Linux һ.б.) эшләүче бар смартфон, планшет (мәс. iPad) һәм гади санаклар, акыллы телевизорларны ерактан үзенә буйсындыра алуы мөмкинлеген тасвирлаучы мәгълүмат тупланмасының беренче 8761 документны бастыра.[1][2][3] АКШның күзләү оешмаларның UMBRAGE исемле программасы чикләрендә башка көчләрнең АКШ оешмалары эшләренә тыкшынуын дәлилләүче дип саналган электроник эзләрне оештыра алганнары, автомобилләрдәге навигацион һәм йөртүдә ярдәм итүче системаларын контроль астына алу тырышлыклары күрсәтелде.[4] Бу АКШ дәүләт сөрен дөнья җәмәгәтчелегенә ачучыларны табу һәм җәзалау буенча тикшеренү башлатылган.[5] Тышкы чыганаклар бу скандал аркасында SAMSUNG SmartTV кулланучылар документациясендәге текстында Джордж Оруэлл'ның мәшһүр «1984» романындагы Фикерләр полициясе турындагы юллары арасында якын охшашлык таба.[6]

Карашлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Җәмәгатьчелек арасында проектка бердәм караш юк, аны АКШ хөкүмәтенең мәгълүмат сугышындагы яңа бер адымы дип санаучылар да бар.[7] Шул ук арада, АКШның эчке сәяси көрәшендә катнашучы тарафлары да WikiLeaks һәм аның белдергәннәр мәгълүматларын көндәшләренең ялгышлыгын белдерү өчен кулланыла, үз карашларына туры килмәгәндә «ялган» дип белдерелә.[8][9]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]