«Курск» су асты көймәсе
Күренеш
| Курск | ||
|---|---|---|
| Тасвир | ||
| Су өсте тизлеге | 15 төен | |
| Зурлык | ||
| Кораллар | ||

«Курск» атом су асты көймәсе — 949А проекты Антей (ТАКО классификациясе буенча: Оскар-II) классы күпмаксатлы атом су асты көймәсе (АСАК), (1986 елдан).
1992 елны Северодвинск шәһәрендә төзелеше башлана, 1900 елның маенда суга төшерелә.
«Курск» һәлакәте
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]«Курск» су асты көймәсендә 2000 елның 12 августында Баренц диңгезендә өйрәнүләр вакытында шартлау булган. Бу һәлакәттә 118 кеше корбан булды. Һәлакәт барлыкка килүнең берничә юрамалар бар:
- торпеда аппаратлар бүлегендә шартлау,
- чит су асты көймәсе белән бәрелү нәтиҗәсендә шартлау,
- беренче отсектагы аккумуляторлар бүлегендә су тудыргыч шартлап янгын чыгу нәтиҗәсендә.
«Курск» су асты көймәсенең бату хәбәре бөтен дөньяны тетрәндерде. Әлбәттә, баштарак хәрби диңгез флоты җитәкчелеге: «Андагы кешеләр исән һәм аларны коткарачакбыз», — дисә дә, 118 диңгезченең барысы да үлде.[1]
Кызыклы фактлар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- СNN журналисты Ларри Кингның «субмарина белән ни булды» соравына Владимир Путин, бераз уйлап «Ул баткан» дип җавап бирде.[2]
- 2002 елда Америка композиторы Денис Эберхард «Курск» су асты көймәсендә батып үлгән диңгезчеләр истәлегенә атап «Аккош күләгәсе» концертын язган. Премьерасын Санкт-Петербург дәүләт капелласы симфоник оркестры белән Халидә Хәйретдинова (пианино) башкара. 2005 елда Калгари халыкара кинофестивалендә әлеге концерт нигезендә эшләнгән документаль фильм (авторы Лора Паглин) призлы урын ала[3].
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 1 2 beznen.ru, archived from the original on 2016-03-08, retrieved 2014-08-12
- ↑ архив күчермәсе, archived from the original on 2014-09-07, retrieved 2014-08-12
- ↑ Х. Динованың рәсми сайты, archived from the original on 2016-07-13, retrieved 2016-06-22
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- http://kursk.strana.ru/ 2005 елның 3 апрель көнендә архивланган — официальный информационный канал операции по подъёму АПЛ "Курск"
Шулай ук карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]