Халидә Хәйретдинова
Халидә Хәйретдинова Халидә DiNova | |
Төп мәгълүмат | |
---|---|
Тугандагы исеме |
Халидә Әфзал кызы Хәйретдинова |
Туу урыны | |
Эшчәнлек еллары |
— |
Дәүләт | |
Һөнәрләр |
пианист |
Кораллар |
фортепьяно |
Жанрлар |
классика, эстрада |
Коллективлар |
Казан дәүләт консерваториясе |
http://www.halidadinova.com/ |
Халидә Хәйретдинова (сәхнә псевдонимы Халидә DiNova, тулы исеме Халидә Авзал кызы Хәйретдинова, ингл. Halida Dinova, рус. Халида Динова, Хайрутдинова Халида Авзаловна — татар милләтеннән Россия-Америка пианисты. Хәзерге вакытта Кливлендта (АКШ) яши һәм иҗат итә.
Тормышы һәм иҗаты
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Казанда күренекле музыкант Әфзал Хәйретдинов гаиләсендә туган. Казан дәүләт консерваториясе каршындагы махсус урта музыка мәктәбен (профессорлар Н. Фомина һәм И. Дубинина курсы), Петербург дәүләт консерваториясендә аспирантура (профессор А. Угорский курсы) тәмамлаган. 4 ел Казан дәүләт консерваториясендә укыта, доцент. 1979 елдан башлап, һәр өч ел саен Швейцариянең Цюрих шәһәрендә уздырылучы Геза Анда исемендәге пианистлар бәйгесендә[1] (фр. Concours Géza Anda) уңышлы чыгыш ясаганнан соң, Европа һәм Төньяк Америка шәһәрләрендә гастрольләр белән йөрергә, Европа Моцарт фонды булышлыгы белән белемен арттырырга мөмкинлек ала [2].
АКШта
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]АКШка күчеп килә. Кливленд музыка институтында укып, артист дипломы, Рудольф Бухбиндердан мастер-класслар ала.
- 1996 елның декабрендә Канаданың Торонто шәһәрендә Изге Тимофей англикан чиркәвендә Александр Скрябинның фортепьяно өчен язылган пьесаларын уйнавы исемен билгеле итә.
- 2002 елда Америка композиторы Денис Эберхардның «Курск» су асты көймәсендә батып үлгән диңгезчеләр истәлегенә атап язылган «Аккош күләгәсе» концертын Петербург дәүләт капелласы симфоник оркестры белән уйный. 2005 елда Калгари халыкара кинофестивалендә әлеге концерт нигезендә эшләнгән документаль фильм (авторы Лора Паглин) призлы урын ала.
- 2003 елда А. Черноушенко җитәкчелегендәге Петербург дәүләт капелласының симфоник оркестры белән Эрнест Блохның фортепьяно өчен әсәрләрен уйнап, язмасын эшли.
- 2003 елда А. Скрябин әсәрләреннән торган альбомын чыгара. Һәм ул диск бик тиз арада сатылып бетә.
- 2004 елда Густаво Плис-Штеренберг җитәкчелегендәге Петербург академия филармония оркестры белән Иоһаннс Брамсның Икенче фортепьяно концертын яздырта.
- 2005 елда чит илләрдәге Рус православие чиркәвенең Чикаго һәм Детройт епархиясе химаячелегендә «Балалар өчен Бах, Дебюсси, Шостакович, Чайковский шедеврлары» исемле альбомын (компакт-диск) чыгара.
Х. DiNova Төньяк Америкада, Бөекбританиядә, Италиядә, Алманиядә, Франциядә, Испаниядә, Россиядә, Төркиядә, Кытайда, Австралиядә, Яңа Зеландиядә, Бразилиядә, Аргентинада халыкара музыка фестивальләрендә солист буларак, һәм Орфорд (Канада), Эдинбург (Шотландия) халыкара фестивальләрендә камера музыканты буларак чыгыш ясый.
Музыкант-башкаручы эшчәнлеген педагог хезмәте белән бергә алып бара: Кливленд сәнгать мәктәбендә һәм Эксон дәүләт университетында укыта[3].
Дискография
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Гаиләсе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Әтисе Әфзал Хәйретдинов (1924), музыкант-виолончельчы, Казан дәүләт консерваториясе профессоры (1977).
- Абыйсы Рөстәм Хәйретдинов, музыкант-фортепьяночы, Король музыка академиясе профессоры (Бөекбритания).
Ире - америкалы ювелир.
Кызыклы факт
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Петербургта А. Скрябин юбилеен уздырганда, Скрябин музыкасын популярлаштырган өчен хөрмәт йөзеннән, Х. Диновага композитор роялендә уйнарга рөхсәт итәләр.
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Шәхси сайты(ингл.)
- Халидә Хәйретдинова «Чикләрсез татарлар» сайтында(рус.)
- Халидә Хәйретдинова «Милләттәшләр» сайтында (рус.)