Ёсихидэ Суга
Ёсихидэ Суга | |
---|---|
![]() | |
64нче Япония премьер-министры | |
Вазыйфага керешкән 2020 елның 16 сентябре | |
Аңа кадәр | Синдзо Абэ |
Шәхси мәгълүмат | |
Туган | 6 декабрь 1948 (72 яшь) Япония , Акита префектурасы, Огати өязе, Акиномия |
Сәяси фирка | Либераль-демократик фирка |
Җефет | Mariko Suga[d][1] |
Әти | Wasaburō Suga[d] |
Белем | Хосэй университеты |
Ёсихидэ Суга (яп. 菅 義偉, 1948 елның 6 декабре, Япония, Акита префектурасы, Огати өязе (хәзер Юдзава шәһәре эченә кергән), Акиномия) — Япония дәүләт һәм сәяси эшлеклесе, 2020 елның 16 сентябреннән Япония премьер-министры, 2020 елның 14 сентябреннән
Япониянең либераль-демократик фиркасе рәисе[2].
Япония министрлар кабинетының Генераль секретаре (2012—2020).
Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
1948 елның 6 декабрендә Акита префектурасы Огати өязе (хәзер Юдзава шәһәре эченә кергән) Акиномия авылында туган. Токиода Хосэй университетында бакалавр дәрәҗәсе алган. Унбер ел дәвамында парламент депутаты ярдәмчесе булып, 1984 елда Япониянең тышкы сәүдә һәм сәнәгать министрлыгында эшләгән. Иокогама шәһәр советы әгъзасы булган.
1996 елда Япониянең либераль-демократик фиркасе исемлеге буенча беренче мәртәбә ил парламентына сайланган.
2006—2007 елларда Япония премьер-министры Синдзо Абэның беренче кабинетында эчке эшләр һәм коммуникацияләр министры вазифасын били.
2012—2020 елларда Япония министрлар кабинетының Генераль секретаре[3].
2020 елның 14 сентябрендә Япониянең либераль-демократик фиркасе рәисе итеп сайланган. Сәламәтлеге буенча Япония премьер-министры вазифасыннан киткән Синдзо Абэ урынына премьер-министр итеп сайлау буенча парламентта тавыш бирү 16 сентябрьдә узган[4].
Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ↑ 新ファーストレディ・真理子夫人は菅新首相に「逆プロポーズ」していた!馴れ初めを親友が明かす // (untranslated) — 2020.
- ↑ Satoshi Sugiyama. Japan's next leader: How Yoshihide Suga beat the odds to succeed Shinzo Abe. japantimes.co.jp, 14.09.2020(ингл.)
- ↑ Финансы Японии доверили бывшему премьеру. РБК (2012-12-26). әлеге чыганактан 2013-04-04 архивланды. 2014-07-26 тикшерелде.
- ↑ В Японии сформировали новое правительство. ria.ru, 16.09.2020(рус.)
![]() ![]() ![]() ![]() ![]() ![]() ![]() |