Абиссаль утырмалар
Внешний вид
Абиссаль утырмалар | |
![]() |
Абисса́ль утырмалар – океанның тирән өлешләрендә, абиссаль зонада 3-4 км тирәнлектә утыра торган хәзерге һәм борынгы диңгез һәм океан утырмалары.
Әлеге утырмалар, күбесенчә, карбонатлы һәм кремнийлы ләмнәрдән, кызыл балчыктан гыйбарәт.
Төрле микроорганизмнардан һәм хайваннар калдыкларыннан (органоген утырмалар), вулкан атылудан барлыкка килгән материалдан, тау токымнарыннан һәм минераллардан барлыкка килә.
Беренче тапкыр «абиссаль утырмалар» төшенчәсен 1907 елда алман географы Отто Крюммель (1854―1912) кертә.
Дөнья океаны төбенең 90 % ы тирәсе абиссаль утырмалар белән капланган.
Моны да карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Абиссальные отложения / Леонтьев О. К. // Большая советская энциклопедия : [в 30 т.] / гл. ред. А. М. Прохоров. — 3-е изд. — М. : Советская энциклопедия, 1969—1978(рус.).
- Абиссальные отложения. Казахстанская национальная энциклопедия. Том 1 из 5 (2004)(рус.).