Эчтәлеккә күчү

Аветик Абаджян

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Аветик Абаджян latin yazuında])
Аветик Абаджян
Тугач бирелгән исеме:

Аветик Сергеевич Абаджян

Туу датасы:

29 август 1952(1952-08-29) (72 яшь)

Туу җире:

Ереван, Әрмән Совет Социалистик Республикасы, СССР

Ватандашлык:

ССБР байрагы ССРБРоссия байрагы Россия Федерациясе

 Әсәрләр Викиҗыентыкта

Аветик Сергеевич Абаджян (әрм. Ավետիք Սերգեյի Աբաջյան, Ереван, Әрмән ССР, ССРБ, 1952 елның 29 августында туган[1]) — россия рәссамы һәм график[ru][2].

Әнисе — табиб, әтисе — хәрби конструктор[3], шуңа күрә гаилә еш күчеп йөргән. Балачагын Ленинградта, Ереванда һәм Мәскәү өлкәсендә үткәрә. 9-10 сыйныфларда «программалаштыру» курсы буенча төркемдә шөгыльләнә[4]. Мәктәпне тәмамлагач, 1969 елда Мәскәү энергетика институтына[ru] укырга керә. Анда ел ярым укыгач, институтны ташлый. Күпмедер вакыт психология факультетына укырга керергә әзерләнә, бер ел органнарны күчереп утырту лабораториясендә эшли. Сәнгать белән мавыга. Сәнгать академиясенең күргәзмәләр залында Джакомо Манцу[ru] графика күргәзмәсендә булганнан соң мөстәкыйль рәвештә рәсем сәнгате белән шөгыльләнә башлый[5][6].