Авитаминоз

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Авитаминоз latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү

Авитаминозлар — организмнарга озак вакыт витаминнар кермәү яки аларны җитәрлек үзләштермәү нәтиҗәсендә барлыкка килгән авырулар.

Әгәр витамин аз микъдарда керсә (тәүлеклек ихтыяҗдан кимрәк), гиповитаминоз дип аталган нормаль булмаган хәл туа. Бер генә төрле витамин җитмәгәндә — моногипо-, яки моноавитаминоз, ә берничә төр витамин җитмәсә, полигипо-, яки полиавитаминоз башлана.

Витаминнарның төрләре кебек үк, авитаминоз да латин алфавиты хәрефләре белән билгеләнә: А-авитаминоз, В-авитаминоз, С-авитаминоз һ.б.

Алиментар (экзоген), эндоген (икенчел) һәм чагыштырмача авитаминоз була.

Алиментар авитаминоз рационда тиешле витаминнар булмау яки җитмәү, ә эндогеннар, азыкта җитәрлек булып та, витаминнарның организм тарафыннан начар үзләштерелүе нәтиҗәсендә барлыкка килә.

Эндоген авитаминоз сәбәбе түбәндәгеләр булырга мөмкин:

а) кискен һәм хроник йогышлы һәм йогышлы булмаган авырулар;

б) организмда витаминнарның агулы матдәләр һәм бактериаль токсиннар белән кушылуы;

в) организмда күзәнәкләрнең витаминнарны үзләштерүе бозылу.

Чагыштырмача авитаминоз үсү, җенси өлгерү, буазлык, сөт бирү вакытында интенсив матдәләр алмашына бәйле рәвештә, организмның витаминнарга булган ихтыяҗы артканда барлыкка килүе ихтимал. Авитаминоз күпчелек азыкларда витаминнар запасы кимегәндә — кышын һәм иртә язда, шулай ук көтүлекләрдә үләннәр кипкән һәм алардагы витаминнар азайган эссе җәйдә күзәтелә. Терлекләрне начар шартларда тоту, бина кысынкылыгы, канәгатьләнмәслек температура, дымлылык һәм газ режимы бозылу, яктылык җитмәү, моцион булмау, гомуми колориясе җитмәгән бертөрле аксымлы яки углеводлы азыклар ашату да авитаминозның артуына китерә. Авитаминоз яшь, буаз һәм сөт бирүче терлектә, шулай ук чирле яки элегрәк авырган терлектә ешрак очрый.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Ветеринарная медицина:Русско-татарский энциклопедический словарь / Авт.-сост.:

В39 Ф.Г.Набиев, Г.Ф.Кабиров, Г.3.Идрисов, М.X.Харисов; Под общ. ред. Ф.Г.Набиева.— Казань: Магариф, 2010.— 495 с.