Авксентий Юртов
Авксентий Юртов | |
---|---|
![]() | |
Туган | 4 март 1854 Кәләй, Минзәлә өязе, Ырынбур губернасы, Россия империясе |
Үлгән | 20 апрель 1916 (62 яшь) Илтирәк, Уфа өязе, Уфа губернасы, Россия империясе |
Ватандашлыгы | Россия империясе |
Һөнәре | галим |
Авксентий Юртов (4 март 1854, Кәләй, Минзәлә өязе, Ырынбур губернасы, Россия империясе — 20 апрель 1916 (62 яшь), Илтирәк, Уфа өязе, Уфа губернасы, Россия империясе) — эрзә мәгърифәтчесе, педагог, рухани. 1872-1883 елларда Казан укытучылар семинариясендә, 1883-1891 елларда Самар губернасындагы мордва авылларында (Иске Бесовка, Иске Бинарадка) укыта. 1891 елда Уфа губернасының Илтирәк авылына рухани итеп билгеләнә. Төп хезмәтләре: «Мордва халык иҗадияте үрнәкләре» (1882-1883), эрзә мордвасы өчен әлифба китабы[1] (1884); шуннан тыш христиан дини китапларын эрзә теленә тәрҗемә иткәнлеге дә билгеле.[2][3]
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]