Агния Десницкая

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Агния Десницкая latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Агния Десницкая
Туган 23 август 1912(1912-08-23)[1]
Седнев[d], Черниговский уезд[d], Чернигов губернасы, Россия империясе[1][2]
Үлгән 1992[3]
Санкт-Петербург, Россия
Ватандашлыгы Flag of the Soviet Union.svg СССР[1]
Әлма-матер Русия дәүләт педагогика университеты[d]
Һөнәре телбелгеч
Эш бирүче РФА телбелем тикшеренүләре институты[d] һәм Петербург дәүләт университеты[1]
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Гыйльми дәрәҗә: филология фәннәре докторы[d]
Гыйльми исем: член-корреспондент РАН[d]

А́гния Васи́льевна Десни́цкая (23 август 1912, Седнев, Чернигов губернасы — 18 апрель 1992, Санкт-Петербург) — совет һәм Россия лингвисты, индоевропеистика, герман, албан теле, әдәбият һәм фольклор буенча белгеч. Профессор, 1964 елның 26 июненнән ССРБ ФА Әдәбият һәм тел бүлеге буенча әгъза-корреспонденты.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Танылган революционер, социал-демократ В.А. Десницкийның кызы (революциядән соң, нигездә әдәбият белеме белән шөгыльләнгән). Герцен исемендәге Ленинград педагогия институтын тәмамлый. Академик В. М. Жирмунскийда укый; ГИРК аспирантурасында (1933) укый.

1933—1935 елларда Ленинград фәнни-тикшеренү тел белеме институтының фәнни хезмәткәре, 1935-1937 елларда Герцен исемендәге Ленинград педагогия институтының доценты була. 1938—1950 елларда тел һәм фикерләү институтының өлкән фәнни хезмәткәре.1942 елда Кыштымга эвакуацияләнә, анда Герцен исемендәге Ленинград педагогия институтының чит телләр кафедрасы мөдире вазифасын башкара (1944 елга кадәр). 1945-1947 елларда-1нче Ленинград фәнни-тикшеренү тел белеме институтының  доценты. 1947 елдан Ленинград дәүләт университетының доценты, 1949 елдан профессоры. 1950-1963 елларда өлкән фәнни хезмәткәр, 1963-1976 елларда СССР Фәннәр Академиясенең Ленинград бүлеге тел белеме институты мөдире, 1976 елдан шул ук институтның индоевропа телләрен чагыштырмача — тарихи өйрәнү һәм ареаль лингвистика секторы мөдире. Кандидатлык диссертациясе (1935) «Чередование гласных в германских языках (аблаут)» темасына; докторлык диссертациясе (1946) — «Развитие категории прямого дополнения в индоевропейских языках» темасына. 1957 елда аның башлангычы белән Ленинград дәүләт университетында албан теле һәм әдәбияте бүлеге ачыла.

Тәүге эшләре, нигездә, индоевропеистика һәм германистика буенча (Ленинград грамматика мәктәбе рухында); алга таба, албанчы буларак, махсуслаша, ә чынлыкта Россиядә албан филологиясе буенча беренче белгеч һәм Петербургта албан фәненә нигез салучы. Аның албан әдәбияты тарихы (1987) һәм албан теле һәм аның диалектлары тасвирламасы (1968) аеруча билгеле.

1964-1992 елларда 2 нче Мурин проспекты буенча 1 нче корпусның ул яшәгән 34 нче йортта 2015 елның 25 июнендә мемориаль такта куела[4][5].

Төп эшләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 1,4 https://slovar.cc/enc/bse/1992558.html
  2. 2,0 2,1 Десницкая Агния Васильевна // Большая советская энциклопедия: [в 30 т.] / мөхәррир А. М. Прохорова — 3-е изд. — Москва: Советская энциклопедия, 1969.
  3. Record #67330901 // VIAF — 2012.
  4. Проект Постановления Законодательного собрания Санкт-Петербурга «Об установке мемориальной доски А. В. Десницкой // Официальный сайт Законодательного собрания Санкт-Петербурга
  5. Открытие мемориальной доски Агнии Десницкой // Отделение историко-филологических наук Российской академии наук

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Десницкая Агния Васильевна // Большая советская энциклопедия : [в 30 т.] / гл. ред. А. М. Прохоров. — 3-е изд. — М. : Советская энциклопедия, 1969—1978.
  • Домашнев А. И. Агния Васильевна Десницкая (к 70-летию со дня рождения) // Известия АН СССР. Серия литературы и языка. 1982. Т. 60. № 6;
  • Buchholz O. In memoriam Agnija V. Desnickaja // Zeitschrift für Balkanologie, Bd. 29/2, c.118-121;
  • Жугра А. В. А. В. Десницкая: жизнь и научная деятельность // Балканско езикознание. Linguistica balkanique. 1997–1998. Т. 39. Кн. 1–2;
  • Жугра А. В. А. В. Десницкая. Штрихи к портрету // Материалы XXVIII межвузовской научно-методической конференции преподавателей и аспирантов. СПб., 1999. Вып. 21;
  • Studia linguistica et balcanica: памяти А. В. Десницкой (1912–1992). СПб., 2001;
  • А. В. Десницкая: биобиблиографический очерк / отв. ред. Н. Н. Казанский. СПб., 2002;
  • Агния Васильевна Десницкая. СПб.: Наука, 2012. (Материалы к биобиблиографии учёных. Сер. литературы и языка. Вып. 38) — ISBN 978-5-02-038303-6

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]