Аделина Галәвиева

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Аделина Галәвиева latin yazuında])
Аделина Галәвиева
Туган телдә исем рус. Аделина Галявиева
Туган 2 октябрь 1996(1996-10-02) (27 яшь)
Казан, Россия
Яшәгән урын Лион
Ватандашлыгы  Россия
 Франция
Һөнәре бозда биюче

 Аделина Галәвиева Викиҗыентыкта

Аделина Зөлфәт кызы Галәвиева (фр. Adelina Galyavieva; 1996 елның 2 октябре, Казан, Россия) — Франциянең тимераякта фигуралы шуучы, Луи Торон белән парлап бозда биюдә чыгыш ясый. Босфор 2018 Кубогының бакыр призёры һәм Европа чемпионатларында катнашучы, 2019 елгы Универсиаданың бакыр призёры[1]. 2021 елда Франциянең милли чемпионы[2].

Биография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Аделина Галәвиева 1996 елның 2 октябрендә Казанда туа. Француз гражданлыгын алгач ул Мәскәүдә һәм Лионда яшәгән[3][4].

Карьера[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Башлангыч чор[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Галәвиева тимераякта 2002 елда биш яшендә йөри башлый[5]. Башта Владислав Антонов, аннары Александр Жулин һәм Олег Волков җитәкчелегендә Алексей Карпушов белән чыгыш ясый. Россия җыелма командасы өчен ул бер тапкыр да чыгыш ясамый[6].

Абекассис белән хезмәттәшлек[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2014 елда Галәвиева Франция өчен Лоран Абекассис белән парда шууый башлый. Аларны Мюриэль Зазуи, Диана Рибас һәм Оливье Шенфельдер Лионда әзерләгән[7]. 2015 елда алар Братиславада 8 нче урынны алып, яшүсмерләр Гран-приында катнашалар[8].

Галәвиева һәм Абекассис 2016 елның октябрендә Ницца халыкара Кубогында өлкәннәр дәрәҗәсендә беренче тапкыр чыгыш ясыйлар. Сезон дәвамында алар алты турнирда, шул исәптән «Челленджер» сериясенең ике ярышында чыгыш ясыйлар, әмма медальләр отмыйлар. Франция чемпионатында дүртенче урынны яулыйлар. 2017 елның октябрендәге Ницца Халыкара кубогы пара өчен соңгы ярыш була.

Торон белән хезмәттәшлек[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Галәвиева 2018 елның 14 февралендә партнерын Луи Торонга алыштыра. Алар Франция данын якларга карар кылалар, әмма Мәскәүдә Анжелика Крылова һәм Олег Волков җитәкчелегендә күнегүләр ясыйлар. Алар Nepela Trophy 2018 турнирында сигезенче урын алалар.

Турнир хуҗалары хокукында Галәвиева һәм Торон Гран-Приның Француз этабында катнашалар һәм 10 нчы урынны яулыйлар. Декабрь аенда алар үзләренең беренче халыкара медальләрен — Төркиядә Босфор Кубогында бакыр медаль оталар, ә аннары Франция чемпионатында бакыр медаль алалар. Соңыннан алар 2019 елгы Европа чемпионатына Франция җыелма командасына эләгәләр, анда уникенче урында урнашалар[9].

2019 елда Rostelecom Cup ярышында чыгыш ясыйлар, анда сигезенче урында урнашалар. Франция чемпионатында көмеш медаль яулыйлар, бу исә Грацта алар өчен икенче Европа чемпионатында катнашырга мөмкинлек бирә, анда французлар янәдән 12 нче урынны ала.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Фигуристка из Казани Аделина Галявиева выиграла «бронзу» Универсиады в танцах на льду
  2. Аделина Галявиева: «Высокие блондинки с супердлинными ногами — это клише российских танцев»
  3. Adelina GALYAVIEVA / Louis THAURON. ISU Results. әлеге чыганактан 2018-12-28 архивланды. 2020-05-06 тикшерелгән.
  4. Let’s meet: Adelina Galyavieva/Louis Thauron (FRA) (ингл.), International Skating Union (2018-11-22).
  5. Фигуристка из Казани выступает за Францию. Поговорили с ней о чак-чаке, судействе и глобализации
  6. Аделина Галявиева. әлеге чыганактан 2018-04-05 архивланды.
  7. Adelina GALAYAVIEVA / Laurent ABECASSIS. ISU Results. әлеге чыганактан 2016-05-27 архивланды. 2020-05-06 тикшерелгән.
  8. Competition Results - Adelina GALAYAVIEVA / Laurent ABECASSIS. ISU Results. әлеге чыганактан 2018-12-28 архивланды. 2020-05-06 тикшерелгән.
  9. Competition Results - Adelina GALYAVIEVA / Louis THAURON. ISU Results. әлеге чыганактан 2018-12-28 архивланды. 2020-05-06 тикшерелгән.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]