Айшә Әрзан

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Айшә Әрзан latin yazuında])
Айшә Әрзан
Туган телдә исем төр. Ayşe Erzan
Туган 1949
Әнкара, Төркия
Ватандашлыгы  Төркия
Әлма-матер Брин-Мор көллияте[d] һәм Стоуни-Бруктагы Нью-Йорк штаты университеты[d]
Һөнәре физик-назарияче
Эш бирүче Истанбул техник университеты[d], Якын Көнчыгыш техник университеты[d], Feza Gürsey Institute[d], СИССА, Гронинген университеты[d], Марбург үнивирситите[d], Университет Порту[d] һәм Женева университеты[d]
Эш урыны: Истанбул техник университеты[d], Якын Көнчыгыш техник университеты[d], Feza Gürsey Institute[d], СИССА, Гронинген университеты[d], Марбург үнивирситите[d], Университет Порту[d] һәм Женева университеты[d]

Айшә Әрзан (төр. Ayşe Erzan; 1949 ел, Төркия, Анкара) — Төркия физик-теоретигы.

Биография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Айшә Әрзан 1949 елда Төркиянең башкаласы Анкарада туа. Истанбулда белем алгач, АКШка китә, анда 1970 елда Брин-Мар колледжын тәмамлап, бакалавр дәрәҗәсен ала. Айшә Әрзан 1976 елда Стоуни-Брукта Нью-Йорк штаты университетында физика өлкәсендә фәлсәфә докторы дәрәҗәсен ала[1].

Шуннан соң Айшә Әрзан Анкарага кайта, анда Якын Көнчыгыш техник университетында физика департаменты әгъзасы була. 1977 елда Истанбул техник университетына эшкә керә. Бу чорда Әрзан тынычлык һәм хатын-кыз хокуклары өчен хәрәкәтләрдә катнаша[2]. 1980 елда Төркиядә булган дәүләт түнкәрелешеннән соң туган иленнән китә[3]. 1981—1990 елларда Әрзан төрле тикшеренү институтларында һәм университетларда эшли. 1981—1982 елларда Женева университетының теоретик физика департаментында эшли. 1982—1985 елда Әрзан Порту университетының (Португалия) чакырылган ассистент-профессоры була. 1985—1987 елларда Әрзан — Марбург университетының теоретик физика департаментында Александр фон Гумбольдт фонды стипендиаты. 1987—1990 елларда — Гронинген университетының гыйльми хезмәткәре. Истанбул техник университетына кайтканга кадәр бераз вакыт Әрзан Триестагы (Италия) Халыкара теоретик физика үзәгендә гыйльми хезмәткәр булып эшләп ала. Гыйльми тикшеренүләрен шулай ук Феза Гүрсей институтында да дәвам итә.

Айшә Әрзан 1995 елда Төркия Фәннәр академиясенең берләшмә әгъзасы, ике елдан гамәли әгъзасы була. Шунда чакта Төркиянең фәнни-техник тикшеренүләр советының бүләгенә лаек була. Моннан тыш Әрзан 2003 елда Л’Ореаль — ЮНЕСКОның «Фәндәге хатын-кызлар өчен» премиясе һәм 2009 елда Раммаль премиясе белән бүләкләнә. Айшә Әрзан — Бөтендөнья Фәннәр академиясе әгъзасы[4]. Шулай ук Journal of Statistical Physics һәм European Physical Journal B фәнни журналларының мөхәрририятенә кертелгән.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Ayşe Erzan. Palestine Academy for Science & Technology. әлеге чыганактан 2015-12-08 архивланды. 2 апреля 2018 тикшерелгән.
  2. Alumnae Profiles: Ayse Erzan, 'outstanding' scientist. Bryn Mawr Alumnae Bulletin. әлеге чыганактан 2017-10-19 архивланды. 2 апреля 2018 тикшерелгән.
  3. Fizikçi (Turkish), Hürriyet (9 марта 2003).
  4. Rammal Award 2009. EuroScience (10 июля 2010). әлеге чыганактан 2015-12-08 архивланды. 2023-07-28 тикшерелгән.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]