Аккошлар

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Аккошлар latin yazuında])
Аккошлар
Сурәт
Халыкара фәнни исем Cygnus Garsault, 1764[1][2][3][…]
Таксономик ранг ыру[4][2][3][…]
Югарырак таксон Казлар[d]
Таксонның халык атамасы Cygne, Swan, Schwäne һәм labod
 Аккошлар Викиҗыентыкта

Аккошла́р (Cygnus) — үрдәк кошлар гаиләлегеннән кошлар ыругы. 6 төре билгеле: 4 се Төньяк ярымшарда, 1 төре - Көньяк Америкада, 1 төре Австралия һәм Тасманиядә. Татарстан Республикасында 2 төре бар. Ысылдавык аккош (C. olor) - оя ясаучы аз санлы күчмә төр, Куйбышев һәм Түбән Кама сусаклагычларының су яны һәм су асты үләннәре күпләп үскән култыкларда һәм плёсларда, Сукыр Кадыш һәм Кайбыч балык үрчетү хуҗалыгы буаларында апрельдән октябрьгә кадәр яши.

Сары борынлы аккош (C. cygnus) язын һәм көзен миграция вакытында очрый. Зур кошлар, гәүдәләре 150 см га кадәр озынлыкта, авырлыгы 12 кг га кадәр. Гәүдәсе сузынкы, муены озын. Каурыйлары ак төстә. Башы уртача зурлыкта. Аяклары кыска, бармак арасындагы йөзү ярылары зур. Яшь кошларның томшыклары алсу төстә, очы кара. Ысылдавык аккошның гәүдәсе, муены озын, кызгылт сары томшык төбендә калынайган кара урыны бар. Сары борынлы аккош беркадәр тәбәнәк формасы һәм кыска муены белән аерылып тора, томшык төбе сары. Аккошлар бер сезонда соргылт-зәңгәр төстәге 5-9 зур йомырка сала. Су үсемлекләре, шулай ук бөҗәкләр һәм аларның личинкалары, суалчаннар, кабырчыклар, балыклар белән тукланалар.

2 төре дә Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертелгән.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]